Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Витаминлы хәзинә

«Балакаем, балан ачы, ашама берүк өзеп», дип җырласалар да, аның файдасы бәяләп бетергесез.

Көзен балан куагында асылташлар сыман җемелдәшкән җете кызыл җимешләргә сокланып туймаслык. Шушы матурлыгы өчен аны күпләр урманнан алып кайтып, өй янына утырта.

Балан исеме латинча «үрү» сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала. Кайбер халыкта аны «туй» куагы дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.

Балан турында күптөрле риваятьләр бар. Мәсәлән, бер авылның яшь кызлары якыннарын үлемнән коткару өчен хәйлә юлы белән дошманнарын кара урманга алып кереп адаштырганнар. Ни кызганыч, үзләре дә шунда һәлак булган. Шул кызларның каныннан урманда кып-кызыл җимешле балан куаклары үсеп чыккан, имеш. Йорт-ны явыз көчләрдән сак­лау өчен ишек кашагасына балан тәлгәшләре элеп кую гадәте шуннан калган булса кирәк.

Кеше сәламәтлегенә килгәндә исә, баландагы биологик актив матдәләр кайбер авырулардан бик нәтиҗәле профилактик чара һәм дәва булып тора. әйтик, күпләр нервлар киеренкелегеннән, кан басымы күтәрелүдән, атеросклероздан, кан тамырлары кысылудан баланның файдасын күрәләр. Балан җимеше шулай ук бәвел кудыргыч чара буларак та кулланыла. Баланда С витамины лимон белән мандариндагыга караганда ике, ә тимергә байлыгы ягыннан биш-ун тапкырга күбрәк. Шифалану максатыннан баланның кайрысы, чәчәге һәм хәтта орлыгын да файдаланырга мөмкин.

 

Балан тылсымы

Халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаи­ләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан ярдәм дә сорыйлар хәтта. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый борчуларыңны уртак­лашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

Балан иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла:

балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә;

өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса. Баланны сытып ярага куялар;

балан төнәтмәсе ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнечкәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә файдалы;

балан чәчәге төнәтмәсендә диатез, экзема, тире туберкулезы белән чирләгән балаларны коендыралар;

ис тигәндә балан чәй-нәргә, колакларга берәр балан җимеше куярга кирәк.

Балан тәмле ризыклар әзерләү өчен дә менә дигән. Ә витамин кытлыгы башлана торган кыш, яз көннәрендә баланны авызга кабып суырып йөрсәгез дә файдасы тими калмас.

 

Балан бәлеше

 

Балан бәлеше пешерер өчен башта камыр басарга кирәк.

Моның өчен 250 грамм кибет каймагы, 6-7 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы сода, чама белән он кирәк. Камырны баскач, өстен каплап ял иттерегез.

Эчлек өчен баланны пешереп алыгыз, пешеп чыгар алдыннан туралган алма, шикәр комы өстәгез. Алма пешкәч тә, плитәне сүндереп, суытырга куегыз.

Эчлекне камырга салып, авызын каплагач, өстен чәнечке белән тишкәләп алырга онытмагыз. Болай иткәндә балан пешкәндә бүленеп чыккан су пар булып очып бетә һәм пирогның эче юеш булып тормый.

Бу рецептның үзенчәлеге - баланга алма да кушу.

 

Балан желесы

 

Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз.

Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерилизацияләнгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле әзерләнгән желены салкын урында саклагыз.

 

 

 

Кызыл миләшнең файдалы үзенчәлекләреннән тулы бер исемлек төзергә мөмкин:

1. Аның составына керүче матдәләр эчәк инфекцияләрен юкка чыгара һәм гөмбәчекләрнең үсешен тоткарлый.

2. Әгәр организм ниндидер авырудан соң бик нык көчсезләнгән икән, миләшне куллану көч-куәт өстәр.

3. Миләшне организмда матдәләр алмашын нормальләштерү, метаболизмны стимуляцияләү өчен дә кулланалар.

4. Бөерләрдән ташлар чыгару үзлегенә ия.

5. Йөрәк-кан тамырлары системасы эшен нормальләштерә, канда холестерин дәрәҗәсен киметә.

6. Метеоризмнан дәвалый, токсиннарны куа һ. б.

 

Миләштән джем ясау ысулы

 

Миләштән витаминлы ширбәт, компот, кайнатма, как, шәраб, ликерлар әзерләп була.

Джем өчен кирәкле

ингредиентлар:

1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.

Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.

Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.

 

Шикәрле миләш согы

Миләш согына шикәр ширбәте өстәргә (миләш согы 550 грамм, ширбәт 450 грамм), кайнау хәленә җитке­реп, банкаларга тутырып куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса