Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Быел кабак нык уңды. Уңган хуҗабикәләр аннан бик күп төрле ризык әзерли

Әйтик, кабак боткасы, кабактан кайнатма, кабак согы, кабаклы аш-пюре, чүлмәктәге кабак, кабак бәлеше...

Кабакта сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, иммунитетны ныгыта, картайтмый. Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегү-челәргә дә кабак ашарга киңәш ителә. Ул тиз эш-кәртелә, яшь олыгаю белән бәйле барлык авырулардан да файдасы бар.

Кабак боткасы исә ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмнан шлакларны чыгара. Әгәр төнлә йоклый алмыйча интексәгез, ятар алдыннан кабак согы яки бер калак бал кушып кабак төнәтмәсе эчегез. Кабактагы пектинлы матдәләр организмдагы токсиннарны һәм холестеринны да чыгара.

Кабакның төше дә бик файдалы. Аның эчәклектәге суалчаннарны куу үзлеген барыбыз да беләбез. Кип-терелгән кабак төше шулай ук ир-егетләр өчен дә бик файдалы, аның ярдәмендә мәни бизе ялкынсынуын дәвалыйлар. Моның өчен көн саен кичен ач карынга 25-30 кабак төше ашарга кирәк.

Кабак төше цинкка бай, шуңа күрә аны чәч кавыкланганда, биткә бетчә чыкканда учлап ашарга була.

Ә менә гастрит, ашказаны җәрәхәте булганнарга саклык белән куллану зарур.

 

 

Кабактан кайнатма

 

Кайнатма ясау өчен 2 кг чистартып тураган кабак, 4 әфлисун, 1 лимон, 2 кг шикәр комы кирәк.

Иң элек туралган кабакны шикәр комы белән бутап, бераз тотабыз. Аннан ярты сәгать чамасы кайнатабыз. Шулай ук ваклап туралган әфлисун һәм лимонны кушкач, янә ярты сәгать кайнатабыз. Әзер кайнатманы стериль банкаларга тутырабыз. Әфлисун желесына охшаган кайнатма килеп чыга.

 

Кабак согы

 

2 кг кабак, 2 л су, 1 стакан шикәр комы, 2 әфлисун, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы кирәк.

Кабакны чистартып, шакмаклап турыйбыз. Кабак күмелерлек итеп су салып пешерергә куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 15 минут пешерәбез. Уттан алып куеп суыткач, блендер белән изәбез. Шикәр комы, әфлисуннарның согын сыгып салабыз. Лимон кислотасы өстибез. 10-15 минут кайнатканнан соң, стериль банкаларга агызып, тимер капкач белән ябып куябыз.

 

Кабак эчендә пылау

 

Уртача зурлыктагы кабак, 500 г дөге, 500 г сарык яки ат ите, 500 г кишер, 3-4 баш суган, 200 г үсемлек мае, 2-3 тырнак сарымсак, йөзем, тоз, борыч кирәк.

Дөгене юып, җылымса суга салып куябыз. Кишерне озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап ту-рыйбыз. Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз. Өстенә ит, тәменчә тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз. Ит катнашмасы өстенә дөгене җәеп, болгатмыйча гына сарымсак тырнакларын төртәбез, йөзем сибәбез. Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез. Пешеп җитмәгән пылауны өсте капкачлап ачылган кабакка тутырабыз. Кабакны табага утыртып (табага фольга җәяргә дә була) 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса