Солы кандагы шикәр күләмен җайга сала
Кандагы шикәр күләме нык артып китмәсен өчен 2 ай саен солы төнәтмәсе эчәргә кирәк.
2 аш кашыгы солыны 2 стакан суга салып, 15 минут кайнаталар. Ярты сәгать төнәткәч, ашарага 20-30 минут кала көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.
Солы төнәтмәсе бавыр һәм ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа