Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Машина кабынмаганда файдалы киңәшләр

Машина йөртүчеләр колагына.

Менә машинага чыгып утырдыгыз. Ә машина кабынмый. Нишләргә? Телефоныгызны алып, кемгәдер шалтырата башлаганчы, машинаның кабынмау сәбәбен үзегез ачыклап карагыз.

 
Кабанмауның иң гади сәбәбе – ягулык беткән булырга мөмкин. Соңгы тапкыр машинагызга кайчан ягулык салганыгызны исегезгә төшереп карагыз. 


Сигнализация системасында төгәлсезлекләр дә машинаны кабызырга комачаулыклар тудыра ала. 
Машинагызның маен алыштырырга онытмаган идегезме? Кайчак моторның мае салкыннарда куера һәм стартер әйләнә алмый, машина да кабынмый. 


ГРМ каешындагы төгәлсезлекләр булса, өзелеп чыкса, машина кабынмый.


Кайчак салкыннар башланганда машинаны кабызып булмый.


Бик нык салкын булганда, аккумляторны җылырак урында, бүлмәдә тотарга була. Әмма аны җылылык чыганаклары ярдәмендә җылытырга ярамый, чөнки ул сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.


 Әгәр машина аккумляторы иске булса, кыш көне машина кабыза торган җайланма алып куярга мөмкин яки аккумуляторны яңага алыштырсагыз тагын да яхшырак була. 


Машина белән салкыннарда яки хәрәкәт көчле юлларда ватылып калганчы, аның ишек алдында ватылганын ачыклау күп проблемалардан коткара. Эвакуатор чакырып, аны белгечләргә дә күрсәтергә мөмкин бит.


Машиналарыгыз ватылмасын, юлларда имин йөрегез!

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса