Кәбестәне кем ашаган?
Кәбестә яратучы корткычларга каршы көрәш алымнарын һәр бакчачы белергә тиеш.
Кәбестәдә суалчаннардан котылу һәм аларның кайтуын булдырмас өчен, яшелчә белән янәшә көчле үткен исле үсемлекләр утыртырга киңәш ителә. Ул вакытта башка паразитларга да түтәлгә керү ошамас.
Календула, бархатцы, пижма, сельдерей, любисток, кориандр аеруча еш кулланыла. Иң мөһиме - аларны вакытында утырту. Бу үсемлекләрнең исенә кошларның һәм коңгыз-җайдакларның, камкаларның реакөиясе сезгә ошар.Шулаһ ук бу үсемлекләр суалчан кортларын кәбестәгә якын да китермәс.
Уңышны агроволокно сакларга ярдәм итәчәк. Аны түтәлләргә ябарга кирәк, ул чакта туфракта яшәүче кортлар кәбестәгә барып җитмәячәк. Әгәр бу материал юк икән, грунт казырга гына була.
Участокны вакыт-вакыт утап йомшарту мәҗбүри шарт булып санала. Кайбер чүп үләннәре күбәләкләрне җәлеп итә. Чүп үләнен вакытында бетермәсәң, анда бөҗәкләрнең личинкалары булырга мөмкин.
Халык алымнары
Зарарлы личинкаларга каршы көрәшнең үз рецептларын халык гасырлар буе уйлап тапкан. Шуңа күрә аларның нәтиҗәлелеге һәм иминлеге бакчачыларның берничә буыны тарафыннан тикшерелгән.
Ешрак бу чараларны кулланырга киңәш итәләр:
- Көл һәм сабын. Су чиләгенә 0,5 л агач көлен һәм бер стакан сыек сабын әзерләргә туры киләчәк. Барысын да бутарга һәм тәүлеккә калдырырга. Аннары бу эремә белән кәбестә яфракларын юарга.
- Нашатыр спирт. 1 чиләк суга 50 мл матдә алалар. Эремәне кәбестәгә сибәләр.
- Бәрәңге һәм томат сабагы белән сарымсак яки суган кабыгы белән төнәтмә. 3 кг сабак һәм 10 данә сарымсак алалар (1 л кабык) һәм боларның барысын да кайнар су белән тутыралар. 24 сәгать тоталар, аннары сабын өстиләр һәм бу матдә белән кәбестәнең бөтен зарарланган өлешен эшкәртәләр.
- Тоз. 2 аш кашыгы тозны суга салалар һәм тулысынча эрегәнче көтәләр. Аннары бу эремә белән яшелчәне сиптерәләр.
- Уксус. 0,5 л 9%лы уксусны яки 2 аш кашыгын бер чиләк суга салсагыз бу җитәрлек булачак. Моның өчен сибәргә лейка яхшырак.
- Әрем. Үләнне кәбестә түтәлләре арасында грунтка ташлыйлар.
- Әрекмән яфраклары. Репейник яфракларын җылы суга салып 3 көн көтәргә кирәк. Аннары атнага 3-4 тапкыр кәбестәне сиптерергә.
- Үткен борыч суы. 100 г борычны бер литр суга салып бер сәгатькә якын кайнаталар. Әзерләнгән отвар 2 тәүлек төнәтәләр, ә аннары алар сок бүлеп бирсен өчен, кузакларын ваклыйлар. Матдәне 1 чиләк суга салалар, фильтрлыйлар һәм кәбестәне сиптерәләр.
Кортларга каршы көрәш өчен бакчачылар киңәш итә:
пихта мае сиптерү;
тавык тиресеннән әзерләнгән сыеклыкны сибү;
паразитларны кулдан җыярга;
рәтләр арасында табак яки горчица сибәргә;
барлык үсемлек яфракларын яхшылап эшкәртергә, шул исәптән иң түбәндәгеләрен дә.
Шулай итеп, төп кәбестә корткычыннан- суалчан корттан арынуның бик күп химик алымнары бар. Күпчелек очракта халык рецептлары уңай нәтиҗә бирә һәм үсемлеккә зыян китерми. Шуның ярдәмендә кәбестәдән мул уңыш алырга һәм аннан менә дигән ризыклар әзерләү мөмкинлегенә сөенергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа