Суган саклаганда черү сәбәбе
Кайсы черекне ничек бетерергә?
Соры черек⠀
Ул суганны түтәлдә үк боза башлый. Җыелган суганнарда симптомнарны ачыклау кыен: черек бик акрын үсә. ⠀
Саклау вакытында зарарланган суганнар өске өлешендә йомшаралар, аларда яньчек барлыкка килә. 1-2 ай эчендә мондый суган тулысынча чери. ⠀
Ничек көрәшергә? ⠀
1. Урып-җыю вакытында һәм аннан соң суганны җентекләп карарга кирәк. ⠀
2. Суган саклана торган җирдә һава 3°С. дан ким булырга тиеш түгел. ⠀
3. 70% тан артык дымлылыкта суган яшел яфракларын чыгара һәм ул үсә башлый, шуннан соң өлгерә һәм чери. ⠀
Мозаика ⠀
Вируслы авыру, аны таратучылар: тлә, сарымсак талпаны һәм нематодлар. ⠀
Суганның яшел яфракларына карагыз — сезне саргылт яки яшел нокталар яки буйлар шикләндерергә тиеш. ⠀
Суганча да мозаикадан җәфа чигә: алар ваклана, озынаеп үсә. Ә аларны саклауга алгач - тыныч кына утырмыйлар, яфрак чыгаралар, ә көзен үсә башлыйлар, ә аннары чериләр. ⠀
Ничек көрәшергә? ⠀
1. Вирусны таратучылар бөҗәкләр булганлыктан, суганны корткычлардан вакытында якларга кирәк. ⠀
2. Тәҗрибәле бакчачылар суганны даими бер үк урында үстерергә киңәш итми. ⠀
Бактериаль черек ⠀
Суганча чиста, сәламәт һәм матур булып күренә, ә эчендә черек булырга мөмкин. Бары тик бер-ике айдан соң гына йомшак муенын күреп була һәм суган авырганы аңлашыла.
Ничек көрәшергә? ⠀
1. Профилактик чаралар ярдәм итәчәк. Суган чебене, суган журчалкасы, пәрәвез талпаны белән көрәшү мөһим. ⠀
Күп кенә корткычлар тоз эретмәсеннән куркалар. Профилактикалау өчен аларга даими рәвештә суган утырткан җиргә тозлы су сибәргә була (10 литрга 1 стакан тоз). Бөҗәкләр туфракка личинкаларын салмасын өчен, җирне чүккән борыч (кара яки кызыл) һәм тәмәке тузаны белән катнаш агач көл сибәргә кирәк. ⠀
2. Суганны яхшылап дренажланган туфракта утыртырга кирәк, чөнки артык дымлы туфрак бактериаль авырулар үсешенә китерергә мөмкин. ⠀
3. Уңышны салкынча һәм коры бинада сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа