Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суган һәм сарымсак кыягы саргайса

Cуган һәм сарымсак саргаймыйча яшел булып үссен өчен аларны тукландырып һәм эшкәртеп торырга кирәк.

Алар нәтиҗәле дә булсын өчен тәҗрибәле бакчачылар нашатырьлы-сөтле сыекча ясап карарга киңәш итә.

Аны әзерләү өчен 10 литр суга 1,5 аш кашыгы нашатырь спирты һәм 250 гр сөт салырга кирәк. Катнашманы яхшылап болгатабыз. Шуннан соң суган һәм сарымсак өстенә сибеп чыгабыз.

Әлеге чараны куллану яшелчәләрнең кыякларын саргаюдан сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса