"4 минут” рулеты
3 йомырка, 4 әр аш кашыгы коры сөт, он һәм су, 0, 5 бал калагы чәй содасы, кайнатма.
Тугланган йомыркага коры сөт, суда эретелгән чәй содасы, он салып болгатырга. Камыр куе каймак сыман булырга тиеш. Камырны майланган табага агызып, 4 минут пешерергә. Коржга кайнатма ягып, рулет итеп төрергә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа