15 минутта пешә торган печенье
250 гр. майонез, 1 күкәй, 0,5 стак. шикәр, 1 стак. он, 1 чәй кашыгы ваниль шикәре, 1/3 чәй кашыгы сода.
Күкәйне шикәр белән яхшылар бутарга + майонез, он һәм сода. Коймакныкы кебек камыр килеп чыга. Противеньга камыр пешергәндә кулланыла торган махсус кәгазь җәеп, кашык белән камырны печенье формасы ясап салырга. Духовкада 200 С- та 7-10 минут тотарга. Әзер печеньены алмый гына суытырга. Бик йомшак һәм тәмле печенье килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia