15 минутта чәй янына печенье пешерәбез
Стакан ярым он, 3 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 100 г маргарин, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 аш кашыгы каймак, 1 бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе, бераз ванилин яки төелгән әфлисун кабыгы.
Тирән эчле савытка йомырка ватып салабыз, шикәр комы белән йомшартылган маргарин өстибез һәм яхшылап болгатабыз.
Савытка он салабыз, каймак, ванилин йә төелгән әфлисун кабыгы, аш серкәсе белән сүндерелгән сода кушабыз.
Кул белән камыр басабыз да ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Суынган камырны он сибелгән зур кунада якынча ярты сантиметр калынлыгындагы җәймә итеп җәябез.
Җәймәдән формалар яки рюмка ярдәмендә төрле фигуралар кисеп алабыз.
Аларны әз генә он сибелгән табага сак кына куябыз.
Газ мичен яндырып, 15-20 минут пешерәбез.
Әзер печеньеларны тәлинкәгә салып суытабыз һәм чәй янына табынга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia