Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

15 минут эчендә әзер була торган печенье рецепты

Тәмле, авызда эри торган булып пешә.

Ингридиентлары:

?Йомырка - 1
?Сыек май - 120 грамм
?Шикәр комы - 100 грамм
?Разрыхлитель - 1 чәй калагы
?Он - 200 грамм

Эш барышы:

  1. Йомыркага шикәр комын, сыек майны кушып 1 минут тирәсе болгатып алабыз
  2. разрыхлитель, иләнгән онны кушып яхшылап болгатабыз
  3. камыр йомшак, кулга ябышмый торган була
  4. кечкенә түгәрәкләрне кул белән алабыз, әзрәк изеп печенье формасына кертәбез
  5. шикәр комында 2 ягын дә әвәләп алабыз
  6.  чәнечке белән эзләр ясыйбыз
  7. 200дә 8-13 минут пешә. Рецепт буенча 8 минут, минеке 13 минут пеште. Үз духовкагызга карап пешерегез.

Тәмле булсын!

Фото чыганагы: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса