Умартачы полициягә ачуы чыгып, аларны бал кортларына чактырган
Шул рәвешле ул полиция хезмәткәрләреннән үч алган.
Испаниядә 70 яшьлек умартачы полицейскийлардан юлда туктатган өчен үч алган. Бу хакта Oddity Central хәбәр итә.
Инцидент Каталониянең Сервера шәһәрчегендәге N-II трассада булган. Юл полицейскийлары өлкән яшьтәге ир-атны куркынычсызлык каешыннан башка йөргәне һәм руль артында үзен шикле тотканы өчен туктаткан. Алар аңардан алкотест узуын сорагач, умартачы ярсып китә һәм хокук сакчыларына җәза белән яный. Шуннан соң ул машинасындагы умарталардан бал кортларын чыгара һәм аларны полициягә җибәрә.
Полиция хезмәткәрләре якындагы ресторанда бөҗәкләрдән качарга мәҗбүр була.
Полиция хезмәткәрләрен берничә бал корты чаккан һәм алар хастаханәгә озатылган. Умартачыны тоткарлыйлар, ләкин озакламый залог түләгәч җибәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia