Җир өстенә кайчан кар ятачак?
Кышның беренче аена аяк бастык. Бу вакытта гадәттә, мал-туар суялар, җир өсте ап-ак кар була иде. Тик быел көз китәргә ашыкмый – декабрьдә дә кар бик юк.
Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
Карсыз декабрь — коры яз билгесе.
Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
Декабрь җилле икән, март җылы була.
Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.
Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.
4 декабрь – күктә күпсанлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли.
Эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.
Каурый-каурый катламлы болытлар суыклар җитү турында кисәтә.
Кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.
Агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа