Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кызыклы фактлар

Дөньяда кызыклы мәгълүматлар, гаҗәеп фактлар шуның хәтле күп, аларны санап, белеп бетерергә дә бик кыен. Сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

lКешенең ашказаны кислотасы шулкадәр көчле ки, хәтта цинкны да эретә. Безнең бәхеткә, ашказаны күзәнәкләре бик тиз яңара һәм кислота аларны эретеп өлгерә алмый.

lҮпкәләрдә 300000 млн нан артык капилляр бар. Әгәр дә аларны бер-берсенә ялгасаң, озынлыгы 2400 км булыр иде.

Кеше сөяге гранит кебек нык. Шырпы тартмасы зурлыгындагы сөяк 9 тонна авырлыкны тотып тора ала. Бу бетонга караганда дүрт тапкырга күбрәк.

Аяктагы һәм кулдагы һәр тырнак төбеннән очына кадәр алты ай эчендә үсеп бетә.

Көнбатышта кеше гомере буена 50 тонна азык һәм 50000 литр сыеклык куллана.

Һәр бөердә 1 миллион аерым фильтр бар. Алар уртача бер минутка 1,3 литр кан һәм көненә 1,4 литр бәвел бүлеп чыгара.

Күз фокусы мускуллары бер көнгә 100000 хәрәкәт ясый. Әгәр дә аяк мускулларын да шулай хәрәкәтләндерсәк - һәр көнне 80 км йөрергә туры килер иде.

30 минут эчендә тән ярты галлон су кайнатырлык җылы бүлеп чыгара.

Кеше организмының бер кан күзәнәгенә тән буенча тулы әйләнеш ясау өчен 60 секунд вакыт җитә.

Күзләр барлык тышкы мәгълүматның 90 процентын кабул итәлщр. Шуңа да без «визуаль» җан ияләре булып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса