Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Мәскәүдә кичә яшен яшьнәгән

Мәскәүдә яшәүчеләр кичә сирәк була торган күренеш - кышкы яшен яшьнәвен күзәткән.

Аның алдыннан көчле кар һәм көчле җил була, ул «кара буран» китереп чыгара. Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта яза.

Яшен Арктикадан салкын һава алып килгән салкын фронт белән бәйле, дип аңлатты ул. Фронт зур тизлек белән хәрәкәт иткән (60 км/сәг) һәм җылы һаваны үз алдына югарыга чыгара (метеорологларны әлеге процессны конвекция дип атый).

«Бу 5-5,5 километр биеклеккә кадәр болытлар барлыкка килүгә китерде, ул яшен активлыгын стимуллаштырды», - дип сөйләде илнең баш синоптигы.

Искәртик, 11 гыйнвар иртәсендә Мәскәүдә һава температурасы нульгә кадәр күтәрелде, шуннан соң һава торышы кинәт начарланды. Башкала төбәге циклон йогынтысына эләкте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса