Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Үрмәкүч ял иткән ир-атның аяк бармагына йомырка салган

Ир-атка дәвалану узарга туры кигән.

Үрмәкүч Франциядә ял иткәндә Англиядән булган  ир-атның аяк бармагына йомырка сала, дип яза Sky News. Шуннан соң турист дәвалану курсын үтәргә мәҗбүр була.

Колин Блейк сөйләвенчә, ул хатыны белән круизда булган һәм Марсельдә кечкенә тукталыш вакытында яр буена төшкән. Берничә сәгатьтән соң ир-ат аның аягындагы бармак шешенгәнен һәм шәмәхә төскә кергәнен күргән, шуңа күрә ул ярдәм сорап корабтагы табибка мөрәҗәгать иткән.

Табиб, пассажирны карап чыгып, аңа Перуның бүре үрмәкчеге тешләгәнен һәм бармагына йомырка салганлыгын хәбәр итә. Шуннан соң доктор, үрмәкүч тешләгән урынны кисеп эшкәрткән.

Өйгә кайткач, Колин хастаханәгә бара, анда аңа антибиотиклар билгелиләр. Ә табибка чираттагы килүендә ир-ат тире астында калган кечкенә үрмәкүчне күреп ала. Хәзер ир-ат дәвалануны дәвам итә һәм мондый хәл аның белән кабатланмас дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса