Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Алманың 7 меңнән артык сорты бар

Алма күп кешеләрнең көндәлек рационына керә, витаминнар чыганагы гына түгел, ә бик тәмле дә ул.

Алма турында кызыклы фактлар:

1. Археологик табылдыклар буенча, кешеләр алма агачларын якынча 8500 ел элек үстергәннәр.

2. Алма бакчалары планетабызның өслегендә 5 миллион гектар тирәсе мәйданны били. Алма агачлары дөньядагы барлык җиләк-җимеш агачлары арасында беренче урында тора, алар апельсин агачларына караганда күбрәк. Алмадан алынган чимал төрле максатларда кулланыла, нигездә, әлбәттә, кулинария максатларында. Бу җимешләрдән десертлар һәм камыр ризыклары гына түгел, ә күп санлы эчемлекләр дә әзерлиләр,соклар гына түгел.

3. Алма мифологиядә дә, геральдикада да иң киң таралган. Алар белән бәйле риваятьләр күп төрле халыкларда бар, ә алма яки алма агачы рәсемен 80 дән артык төрле гербта күрергә мөмкин.

4. Күптән түгел Кытай һәм Америка галимнәре уртак тикшеренүдә хәзерге йорт алмаларының Тянь-Шаннан көнбатыштарак хәзерге Казахстан территориясендә барлыкка килүен ачыклаганнар. Хәзерге алма геномының яртысы нәкъ менә шуннан. Мондый нәтиҗә ясау өчен, генетиклар бөтен дөньядан 117 алма сортлары материалын тикшерделәр. Бу тикшеренүгә кадәр дә Казахстан алманың туган иле дип саналган. Дәүләтнең элеккеге башкаласы исеме тәрҗемәдә Алматы/Алма-Ата/Алмалы «Алма атасы» дигәнне аңлата.

5. Дөньяда җиде меңнән артык алма сортлары бар, ләкин аларның йөзгә якыны гына сатыла.

6. Алма агачы кеше үстергән беренче агач булган.

7. Алма җитештерү буенча дөньяда беренче ил-Кытай.

8. Алмаларның тыгызлыгы түбән, һәм аларның массасының 20% алмадагы һавага туры килә. Шуңа күрә, чынлыкта, бу җимешләр бата да алмый, ә су өстендә йөзә. Судан алма алу өчен, аның артыннан суга төшәргә кирәкми. Әгәр алма төпкә киткән икән, димәк, ул бозыла һәм чери башлый, шуңа күрә аны ашарга киңәш ителми.

9. Алманың төрле сортларында орлыкларның саны төрле.

10. Әгәр дә сез бер агач орлыгыннан 100 алма агачы үстерсәгез, алар барысы да төрле булыр.

11. Алма агачларының күп төрләре шулай ук декоратив максатларда үстерелә.

12. Көн саен алма ашасагыз да, бөтен дөнья буенча үстерелгән җиде меңнән артык алманың һәрберсен татып карау өчен сезгә егерме елдан артык вакыт кирәк булачак.

13. Президент Джордж Вашингтонның иң яраткан хоббиларының берсе үз бакчасында алма агачларын кисү булган. Бу аңа стрессны җиңәргә булышкан.

14. Дөнья алма базарының яртысын «Golden Delicious» һәм «Delicious»сортлары биләп тора.

15. Алма үстерү фәнен помология дип атыйлар.

16. Алма согы беренче билгеләнгән антидепрессантларның берсе булган.

17. Дөньядагы күпчелек алмаларны кул белән җыялар.

18. 1990 елдан башлап, 21 октябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә алма көне билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса