Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Аю машинаны җимергән

Аны машинадагы конфетлар кызыктырган.

Колорадо штатындагы милли паркта аю  парковкаланган машинаны җимерә. Ул  ризык исен сизә һәм машинадан конфет салынган пакетларны урлый. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.


Бу вакыйга Литтлтон шәһәрендә була һәм милли парк хезмәткәрләре төшергән видеога эләгә. Ролик кадрларында шактый зур аю җимерек автомобиль салонында утыра. Видео авторы ишекне ачып, аюны куркыта, җәнлек урманга качып китә.

Ачыкланганча, машинада конфет пакеты ята, кызыксынучан аю ризык исен сизә һәм салонга үтеп керә. Хайван урындыкларның тышлыгын ертып, приборлар панелен ваткан,йомышын йомышлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса