Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәтле яр карлыгачын коткарган

Әлмәтле яраланган яр карлыгачын ничек тәрбияләве турында сөйләде.

Эвелина кошны подъездда таба. Аның күзләре ачылмаган һәм канатлары зыян күргән.

Кыз барлык ветеринария клиникаларына шалтырата, башка шәһәрдә кош өчен махсус азык һәм аны карау турында консультация бирүче белгеч таба.

Тырышлыгы юкка гына китми, Крепыш исемле яр карлыгачы савыга һәм очып китә

- Крепыш... минем өстән әйләнеп очты да һәм югары-югарыга очып китте. Бераз моңсу, аңа ияләштем. Ләкин мин аның оча алуына шулкадәр шатландым, – дип сөйләде Эвелина.

Кыз кошны карарга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. 

Игелекле эшләр эшләгез!

 

 

Фото: Альметьевск 1  телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса