Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Татарстан егете Бөек Кытай стенасы янында республика әләмен җәйгән

Ул - Эмиль Харисов .

Татарстанда яшәүче, Иннополис университеты студенты Эмиль Харисов Бөек Кытай стенасында республика әләмен җәйгән. Ул Кытай Халык Республикасына укырга барганда, истәлекле фото ясау өчен туган төбәгенең төп символларының берсен махсус үзе белән алган.

«Мин әләмне яңалыкларга эләгү өчен түгел, ә үзем өчен алдым. Тулаем алганда, мин аның белән Пекинның һәр истәлекле урыннарында диярлек фотога төшә алдым», - дип сөйли Харисов, шул рәвешле үз республикасына мәхәббәт белдерүен әйтте.

Студент Иннополистан Кытайга Пекинның BIT университетына укырга барган. Аны Европаның төрле илләреннән дуслары озатып йөргән. «Егетләрнең күбесе безнең әләмнең бик матур булуын билгеләп үтте. Кытайларга әләм шулай ук бик ошады, балалар да, өлкәннәр дә аның белән фотога төшәргә сорады», - дип уртаклашты тәэсирләре белән студент.

Эмиль Харисов Татарстанның Сарман районы Җәлил бистәсендә туып үскән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса