Блогер, донор, төзүче...
Редакциябездә танылган Әлмәт блогеры Альбина Вәлиева кунакта булып китте. Тормышындагы һәр мизгелне социаль челтәрләр аша матур итеп җиткерә белүче «деревенская чика»ның аккаунтына 31 меңнән артык кеше язылган.
Альбина Татарстанның популяр блогеры - Чирмешән районы егете Равил Закиров оештырган турда катнашып, беренче урынны яулаган ханым.
«Әлмәт таңнары» газетасы авыл тормышын, районда гомер кичерүчеләрнең язмышын актив яктыртып барганлыктан, Альбина Вәлиева редакциядә хезмәт куючыларны эш сөючәнлеге, гадилеге һәм ихласлыгы белән үзенә җәлеп итте. Альбина Вәлиеваның блогына күз салсаң, анда гади авыл тормышы мәшәкатьләрен, гаиләдәге булган кызыклы хәлләрне күрергә була.
- Блог алып бара башлавыма ике ел булды инде. Безне матурлык салонына йөрүче шәһәр кызлары карамый, аудиториябез гади авыл кызлары, ханымнары өчен, - дип аңлатты Альбина популярлыгын. Алга таба ул Чирмешән районы Иске Кади авылында оештырылган ике көнлек тур турында да бик тәфсил-ләп, кызык итеп сөйләп бирде.
- Равил чакыргач, без ун кыз бергә җыелып бардык. Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан да бар иде кызлар. Әлмәттән без дүртәү идек. Килү белән танышып алдык та, хуҗалыкта кемнең нинди эшләр башкарачагын жирәбәгә салып бүлештек. Берәүләр ашарга пешергәндә икенчеләр мал асты чистарта, тирес түгә, өченчеләр бакчадагы җиләк-җимешләргә, чәчәкләргә су сибә һәм башка шундый эшләр. Мин үзем «сыер саварга» ди-гән теләк белән барган идем, бәхетемә, шулай булды да. Тумышым белән Лениногорск районы Мичурин авылыннан булганлыктан, хуҗалыкта маллар карап үскәнлектән, минем өчен бу эш бик таныш, бик якын. Шуңа күрә дә мин тур барышында рәхәтләнеп сыер да саудым, тиресен дә түктем. Кызлар да шулай, берсе дә «фу» дип җирәнеп тормады, кушылган эшләрне җиренә җиткереп башкардылар. Әле иртәнге якта савылган сөтне барып тапшырып та кайта идек. Эшләдек тә, рәхәтләнеп ял да иттек, түгәрәкләшеп сөйләшеп тә утырдык. Авыл клубында концертлар куеп, авыл кешеләрен сөендердек. Мин үзем чегән биюе биедем (көлә). Искекадилылар бик ачык йөзлеләр, күптәнге танышларын күргәндәй гел елмаеп исәнләшәләр, хәлләрне белешәләр. Равилнең блогыннан аның әнисе Динә апаны гел карап бара идек, инде үз күзләребез белән күрү бәхетенә ирешелде. Ул шулкадәрле ягымлы, күркәм һәм ачык күңелле ханым булып чыкты. Аны гел тотып кочаклыйсы килә иде (көлә). Күп кызлар гел шушы Динә апаны күрергә дип кенә килгәннәр иде. Ул безне мул табыннар белән, төрле тәм-томнар пешереп каршы алды һәм шулай ук озатып калды. Әле аерылышканда елашып, кабат күрешергә дип вәгъдәләр куешып аерылыштык. Мин үзем беренче урын алгач, август аенда тагын шушындый ук турга чакырулы булдым, - дип Иске Кадига булган сәфәре тәэсирләре белән уртаклашты Альбина. Аның фикеренчә, хатын-кыз кечкенәдән үк эш белеп үсәргә тиеш. Үз тормышыңны корып җибәргәч җиңелрәк була, дип саный блогер. Колонкадан су ташып, кул белән, аннан соң «Малютка» машинасы белән кер юып үскәннәрен дә искә алып узды Альбина. Үзе ашарга пешерергә дә бик ярата икән.
- Учак өстендә пешерергә дисәләр, миңа гына куш инде. Шашлыгын да, ухасын да тиз арада өлгертәм, пылау да шәп чыга. Әле балык та ыслыйм. Җәй җиттеме - башка тормыш башлана инде ул. Табигатькә, ирем белән көймәгә утырып балык тотарга чыгып китәбез. Тормышны яратып, аның һәрбер көненнән ямь табып яшәргә кирәк. Ярдәмгә мохтаҗларга булышу турында да онытмаска. Ирем белән икебез дә донорлар, икебез дә егермешәр тапкыр кан бирдек, плазмасын да тапшырдык. Тормыш иптәшем дә, үзем дә авылга тартылабыз. 12 ел Әлмәттә тордык. Шәһәрдә фатирда яшәү шулкадәрле туйдырды. Умыртып эшлисе, авылча тормыш белән яшисе килү хыялыбыз тормышка ашты - менә бер ай элек кенә Колшәриптә йорт сатып алдык та шуның эчке ягын мәш килеп ясап ятабыз. Кешедән эшләтмибез - барысын да үзебез төзибез. Икебез дә төзелеш эшләренең рәтен белә, бераз туганнар ярдәм итә итүен. Әле менә бүлмәләр бүлеп чыктык, ут суздык, түбәләрен җылытабыз. Ирем вахталы эштә, ә сигез яшьлек кызыбыз шәһәрдә укый. Сентябрьгә яңа йортыбызга күченербез дип планлаштырып торабыз инде, - диде куанычын яшермичә Альбина. Мондый булдыклы, киң күңелле, тырыш кешеләргә барлык хыялларының чынга ашуын һәм киләчәктә дә шундый бәхетле тормыш итүләрен теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа