Россиянең төп агачы өчен тавыш бирү башланды - Татарстан данын 136 еллык чыршы яклый
Татарстанда яшәүчеләр Россиянең төп агачын сайлауда катнаша ала.
Конкурста республиканы Тәтеш районының «Долгая Поляна» тарихи-архитектура табигать паркындагы 136 еллык чыршы тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итә.
Тавыш бирү «Агачлар - тере табигать ядкәрләре» бөтенроссия программасы кысаларында уза. Тавыш бирү өчен rosdrevo.ru сайтына керергә кирәк.
Татарстаннан тыш, тавыш бирүдә Россиянең төрле төбәкләреннән 68 агач катнаша. Мисал өчен, Пушкин һәм Суворов имәннәре, Пастернак эрбете, граф Панинның тирәге, Курил акыл иясенең тиле нараты (тис) һәм башка уникаль агачлар.
Искәртик, 2021 елда көчле җил язучы Иван Тургенев утырткан 198 яшьлек имәнне аударды. Ул Россиянең төп агачы иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyanen-top-agacy-ocen-tavys-biru-baslandy-tatarstan-danyn-136-ellyk-cyrsy-yaklyi-5871149
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа