Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кыш турында сез ишетмәгән 12 кызыклы факт

Ә сез кыш турында ниләр беләсез?

1 Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган.

2 Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка килә.

 3 Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән.

 4 Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган.

 5 Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында - Антарктидада теркәлгән. Тикшеренүчеләр минус 91,2 градус күрсәткечен эләктереп кала алганнар.

 6 Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.

 7 Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясалалар, 90 процент һавадан торалар, шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр.

 8 Иң салкын киңлекләрдә даими торган нык салкыннар вакытында кар бик катыга әйләнә, һәм аңа суккач, яңгыравык металл тавышына охшаган аваз чыга.

9 Кайбер кешеләр кышны яратмыйлар гына түгел, аннан куркалар да. Алар салкыннан, кардан, боздан куркалар. Психологлар бу күренешне «кионофобия» дип атыйлар. Мондый авыру вакытында бер генә юл - яшәргә ел әйләнәсе җылы булган көньяк илләргә күченү.

 

10   Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә.

 11  Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин аны ашаганда организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз.

 12   Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса