Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кызыклы фактлар

Дөньяда кызык-лы мәгълүматлар, гаҗәеп фактлар шуның хәтле күп, аларны санап, белеп бетерергә дә бик кыен. Сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

 

lКешенең ашказаны кислотасы шулкадәр көчле ки, хәтта цинкны да эретә. Безнең бәхеткә, ашказаны күзәнәкләре бик тиз яңара һәм кислота аларны эретеп өлгерә алмый.

lҮпкәләрдә 300000 млн нан артык капилляр бар. Әгәр дә аларны бер-берсенә ялгасаң, озынлыгы 2400 км булыр иде.

lКеше сөяге гранит кебек нык. Шырпы тарт-масы зурлыгындагы сөяк 9 тонна авырлыкны тотып тора ала. Бу бетонга караганда дүрт тапкырга күбрәк.

lАяктагы һәм кулдагы һәр тырнак төбеннән очына кадәр алты ай эчендә үсеп бетә.

lКөнбатышта кеше гомере буена 50 тонна азык һәм 50000 литр сыеклык куллана.

lҺәр бөердә 1 миллион аерым фильтр бар. Алар уртача бер минутка 1,3 литр кан һәм көненә 1,4 литр бәвел бүлеп чыгара.

lКүз фокусы мус-куллары бер көнгә 100000 хәрәкәт ясый. Әгәр дә аяк мускулларын да шулай хә-рәкәтләндерсәк - һәр көнне 80 км йөрергә туры килер иде.

l30 минут эчендә тән ярты галлон су кайнатырлык җылы бүлеп чыгара.

lКеше организмының бер кан күзәнәгенә тән буенча тулы әйләнеш ясау өчен 60 секунд вакыт җитә.

lКүзләр барлык тышкы мәгълүматның 90 процентын кабул итәлщр. Шуңа да без «визуаль» җан ияләре булып торабыз.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса