Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кызыклы фактлар

Дөньяда кызыклы мәгълүматлар, гаҗәп фактлар шуның хәтле күп, аларны санап, белеп бетерергә дә бик кыен. Сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Кырмыскалар беркайчан да йокламыйлар.

Һәрберебез үз тавышына кайтаваз ишеткәне бардыр, ә менә үрдәк бакылдавы беркайчан да кайтаваз бирми. Әлеге факт фән тарафыннан расланмаган, ни өчен шулай икәнен берәү дә белми.

Иртәнге йокыны җиңү өчен алма ашау кофедан яхшырак.

Самолетта очкан вакытта чәчнең үсү тизлеге ике мәртәбә арта.

Балалар яз көне тизрәк үсәләр.

Бөек физик Альберт Эйнштейн тугыз яшенә кадәр юньләп сөйләшә алмаган. Әти-әнисе аны акыл ягыннан зәгыйфь дип уйлаган.

«Мона Лиза»ның иренен ясауга гына да Леонардо да Винчи 12 ел вакытын багышлый. Менә «серле елмаю»ның сере нидә!

Яңгыр вакытында сызгыру тавышы ераккарак тарала.

Һәр тутый кош гаиләсенең үзенчәлекле сәламләү «сүзе» була, шул «сүз» аша тутый кошлар үз гаиләсенең әгъзасын таный.

Кешенең борыны гомер буе үсә.

Безнең тәнебездә дөньядагы барлык кешеләр саныннан да күбрәк күләмдә организмнар яши.

Кеше курыкканда яхшырак күрә башлый.

Олы яшьтәге кеше тәнендәге нервларның озынлыгы 75 километрга якын.

100 төрледән артык вирус борынга томау төшүнең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Әгәр дә кешенең бер борын тишеге 72 сәгать дәвамында суламаса, төсләр аеру сәләте югала башлый, сулый башлауга ул функциясе кире кайта.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса