Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Ә сез беләсезме?

Карындагы бала әнисен терелтә ала

Көлгән сабыйны күреп, елмаймыйча калган кеше бармы икән? Алар соры көннәрне бизиләр, балаларның бөтен дөньяга исләре китеп караулары безне дә сабый чагыбызга алып кайта.

Аларның уеннарына кушылса, алтмыш яшьлек кеше дә үзен алты яшьлек дип хис итәчәк. Балдан татлы багалмалар турындагы иң кызыклы мәгълүмат белән танышасыгыз киләме? Сезнең өчен шундый 14 фактны бергә тупладык.

lЧит ил медицина тәҗрибәләре әни белән бала арасында тылсымлы бәйләнеш барлыгын исбатлый. Әгәр әни кеше авырса яки аның берәр органы авырта башласа, карындагы бала әнисенә кирәкле күзәнәкләрне җибәрә. Шул рәвешле зарарланган орган терелә.

l1920 елларда Америкада сәер җайланма уйлап чыгаралар: күпкатлы йортларда балалар өчен читлекләр элеп куялар. Шулай итеп балаларның урамда һава сулап керүләре әлеге җайланма ярдәмендә хәл ителә.

lБразилиядә әниләр, үзләре имезә алмаган очракта, баланы ана сөте белән туендыру үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

lЯңа туган балада тәм тою рецепторлары олы кешенекенә караганда өч тапкыр күбрәк.

l2013 елгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, баланы күкрәк сөте белән имезү хатын-кызларда Альцгеймер чире барлыкка килүне 22 % ка киметә.

lНевролог-табиблар нарасыйлар бер-ничә ел төш күрми дип исәпли.

l1985 елга кадәр табиблар балаларны авырту сизми дип уйлаганнар, шуңа тарихта сабыйлар өчен анестезиясез үткәрелгән операцияләр дә бар.

lИң кечкенә профессиональ футболист дип 20 айлык Бельгия командасы уенчысы санала.

lБалаларның тәнендә зур кешенекенә караганда сөякләр саны 60 ка күбрәк.

lЯңа туган баланың организмында хәрәкәт итүче кан бер чынаякка сыярлык дәрәҗәдә аз.

lТуганнан алып «олы тормыш тәртип-ләре»нә өйрәткәнче бер балага якынча 8 мең аслык (подгузник) кирәк.

lТуган вакытта бала организмында бер бактерия дә булмый.

lЯшь ата-аналарга баланың беренче ике елында якынча 4380 сәгать сәламәт йокы вакыты җитеп бетми. Бу сәгатьләрне бергә кушсаң, якынча 6 ай килеп чыга.

lГалимнәр фикеренчә, бала беренче айларында дөньяны аклы-каралы гына күрә дип санала.

lҖир шарында һәр өч секунд саен бала туа.

Иртәрәк туган балалар турында төрле фикерләр йөри: аларның җитлегүе озаграк бара, сәламәтлеге начаррак була, диләр. Ләкин шундый кешеләр арасында Чарльз Дарвин, Исаак Ньютон, Наполеон Бонапарт, Марк Твен, Альберт Эйнштейн, Жан-Жак Руссо, Уинстон Черчилль, Пабло Пикассо, Огюст Ренуар һәм Иоганн Гете бар, ә алар кешелек тарихында тирән эз калдырган шәхесләр.

Тарихка 69 бала тапкан хатын-кыз билгеле. Ул 1725 нче елдан 1765 кә кадәр 16 пар игезәк, 7 пар өчигезәк, 4 пар дүртигезәк таба.

1978 нче елда Антарктика территориясендә беренче бала туа. Аның исеме: Эмилио Маркос Пальма.

Фән кешеләре арасында “юк” дигәнне аңлата торган баш селкүнең балалардан килә, дигән фикер яши. Янәсе, баланың теләмәгән ризыгыннан башын боруы зурларда да шул ук мәгънәне йөртә башлаган.

Туганда баланың тез капкачлары булмый. Аның формалашуы алтынчы аенда гына тәмамлана.

Яңа туган баланың тоту көче шул дәрәҗәдә көчле ки, алар хәтта тән авырлыгын күтәреп тора алалар.

Туган вакытта баланың йөрәк тибеше минутына 180, берничә сәгатьтән 140ка төшә, бер яшендә 115не тәшкил итә. Зур кешенең тыныч вакыттагы халәтендә әлеге саннар 70-80 тирәсе.

Яңа туган вакытта баланың күрү сәләте бик түбән була. Алар 20-35 см ераклыктагы әйберләре генә күрәләр. Шулай ук балаларда төсләрне аеру белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Нарасыйларның сулышлары яңа туган вакытта минутына 40 булса, зур кешеләрнең 12-20не тәшкил итә.

Балаларда икенче, чит телне өйрәнү сәләте зур үсеш алган. Танылган «Newsweek» нәшрияты белдерүенчә, “10 яшенә кадәр бер генә телне өйрәнгән бала икенче телдә туган телендә сөйләшкән кебек сөйләшә алмаячак.”

 

 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса