Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Татарстанда яшәүче хатын-кыз 54 яшендә беренче тапкыр әни булган

Ир белән хатын сабыйны 30 ел көткән.

Татарстанда 54 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр әни булган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе сайтында хәбәр ителә.

Йөклелегенең 9 атнасына якынлашканда, хатын-кызны саклануга салалар. 14 атналык срокта РКБның гинекология бүлегендә, йөкле вакытта ябык хәлдә тора алмаганлыктан, аналык муентыгына җөй салырга туры килә.

Гинекологлар саклау терапиясен уздырган. Ике атнадан өенә кайтарганнар, ләкин бер айдан кабат хастаханәгә салганнар. Яшәү урыны буенча Яр Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең гинекология бүлегенә яткырганнар.

Баланың вакытыннан алда туу куркынычы зур булган, шуңа бер атнадан булачак әнине Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә патология бүлегенә китергәннәр. Тегелгән җөй тарала башлаган, яралгы куыгы аска төшкән. Табиблар үз тырышлыгы белән йөклелекне 31,5 атнага җиткерә алган. Йөклелекнең сигезенче аенда дежур табиблар кесарев кисеме белән баланы дөньяга тудыра.

Яңа туган балалар реанимациясе бүлегендә җитлегеп беткәч, кыз баланы 30 ел көткән әнисе янына күчерәләр.

«Барысы да әйбәт булачагын белдем. Ышандым! Яхшы табиб кулларына да эләгү бик мөһим. Моның өчен минем белән шушы юлны узган һәр табиб алдында баш иям», - дигән Эльвира.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса