Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Анда җирән чәчле кешеләр күп яши

Кызыклы фактлар

Конус рәвешендәге туңдырманы Америкада уйлап тапканнар.

Анатидаефобия - ул бу дөньяның башка почмагыннан сезнең арттан үрдәк күзәтә дип курку.

1859 елда Австралиядә нибары 24 йорт куяны булган. Алты елдан соң, 1865 елда, аларның саны ике миллион тәшкил иткән.

Бананнар радиоактив. Зур булмаган нурланыш чыганагы булып торалар.

Музыка тыңлаганда кешенең йөрәк тибеше даими үзгәрә һәм музыка ритмнарына җайлаша.

Дөньядагы иң зур әкәм-төкәмнең озынлыгы 91 сантиметр.

Ленивецлар бер минутка өч метр тизлек белән хәрәкәт итәләр.

Әгәр дуслык 7 ел да 1 көн дәвам итә икән, ул, гадәттә, гомер буе сакланачак.

Сәүдә автоматлары елына уннан артык кешенең үлеменә сәбәпче булып торалар.

Әгәр шөпшәне туңдыргычка куйсаң, ул йокыга талачак.

Барак Обама үсмер вакытында кокаин һәм марихуана белән мавыккан булган.

Гравитациядән курку, билгеле булганча, барофобия дип атала.

Бер тапкыр яшен сугуның энергиясе 160 000 кисәк ипи пешерү өчен җитә.

Планетада үстерелгән кабакларның 90% ы ризык буларак кулланылмыйча кала.

Җирән чәчлеләр иң күп яши торган ил Шотландия.

Вьетнамнан бер ир-ат биш ел буе үле ха-тыны белән янәшә йоклаган. Ул Ле Ван исемле кеше булган.

Дөньядагы барлык поездларның иң пунктуальләре булып японныкылар санала. Алар уртача алганда нибары 18 секундка тоткарланалар.

Һәр көнне кеше организмы литрга якын какырык бүлеп чыгара.

АКШта «Киндер-сюрпризлар» тыелган.

Чәчләрен уңга таба аерып тараучы ир-атлар сулга таба аеручы ир-атлардан озаграк яши дип санала.

Чит планетадан килүчеләрдән курку нейласпарофобия буларак билгеле.

Авыз ачып иснәү турында укыганда авыз үзеннән-үзе ачыла икән.

Бөекбритания хөкүмәтенең шәраб базында ике миллион еврога якын бәялек шәраб саклана.

Вакытыннан алда үлү ихтималы рок-йолдызлар арасында башка кешеләргә караганда ике тапкырга югарырак.

Мускуллар турында уйлау ир-атны көчле итәргә сәләтле.

Иң зур кекс якынча 92 сантиметр биеклеккә һәм 143 сантиметрга якын диаметрга ия булган. Ул 1176,6 килограмм авырлыкта булган. Аны Georgetown Cupcake (АКШ) компаниясе 2011 елда пешергән.

Танылган америка язучысы һәм карикатурист Доктор Сьюз балалардан курка торган булган.

Кешенең баш миенә 10 ваттлы лампочкага кирәк булган кадәр көчәнеш кирәк.

Иң озакка сузылган боксчылар ярышы 110 раунд дәвам иткән.

«Симпсоны»ның һәр эпизодын булдыруга 6 ай вакыт китә.

«Парень-каратист» фильмыннан малай үз ролен генә уйнап калмаган. Кинога төшкән вакытта ул кунг-фуны да өйрәнгән.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса