Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәттә креатив чаналар бәйгесе узды

Чаналарны теләсә нинди материалдан ясарга була.

 "Кыш-2022" фестивалендә катнашучылар моны дәлилләделәр. Полипропилен торбалардан, пират корабле рәвешендәге, нефть качалкасы кебек ясалган чаналар да бар иде.

Хәтта Әлмәткә корабль кебек ясалган чаналарында чын пиратлар да килгән иде.

 Үзара дүрт команда ярышты, һәрберсенең үз куллары белән ясалган чаналары бар иде. 

Бәйгене шартлары буенча чаналарны матур, кызык итеп тәкъдим дә итәргә кирәк иде. Кемнәрдер мини спектакль күрсәтте, кемнәрдер әкиятләр, милли биюләрне искә төшерде. 

Бәйгедә җиңелүчеләр булмады. 

«Солнечный Федор» командасы өченче урынны алды, икенче урында пиратлар чанасы, җиңүне районның  Бишмунча авылыннан "Әкият" командасы һәм азнакайлылар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса