Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Азов диңгезен медузалар баскан

Краснодар краеның Ейск шәһәрендә яшәүчеләр меңләгән медузаларны видеога төшергәннәр, алар торак пункт янындагы диңгезне желега әйләндергәннәр.

Кадрларны  РЕН ТВ телеканалы сайтында тәкъдим итә.

Шәһәр халкы, медузаларны яр буена кышлау өчен килгән дип фаразлый. Медузалар үзләренең үтә күренмәле гәүдәләре белән диңгез төбен каплаган. РЕН ТВ ассызыклаганча, бу 2021 елда Азов диңгезе ярлары тирәсендә медузаларның күпләп очравы беренче тапкыр түгел. Кубань ярларына элек бу җирлектә очрамаган зәңгәр медузлар да күренә  башлаган.


Шул ук вакытта ярга килгән медузаларның күбесе инде исән түгел дип тә билгеләп үтелә.

 

 

 

 

Мәгълүмат, фото лента.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса