Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Ике балыкчы 20 крокодилга каршы көрәшкән

Вакыйга 21 май көнне Австраляидәге Орд елгасында булган

Ике балыкчы 20 зур крокодилдан сыерны коткарганнар. Видеога "Daily Mail" басмасы игътибар иткән.

"Без көн буе балык тоттык һәм лагерьга кайтырга җыендык, елгада  ике сыер күрдек, алар сазлыклы урында батыр калдылар. Ныграк көчәнгән саен, бата гына бардылар", — диләр балыкчылар.

Балыкчылар көймәләрен ярда бәйләп һәм хайваннарга ярдәмгә йөгерәләр. Крокодил һөҗүменнән саклану өчен ботаклар белән коралланалар. Сыерларның берсе мөстәкыйль рәвештә ярга чыгып китә, ә икенчесе сазлыклы урында батып кала. Ирләр сыерның муенына бау бәйләп, аны коткаралар. 

Хайванны коткарганнан соң, балыкчылар елгада үзләреннән ерак түгел 4 җирдә 20 зур крокодиллар күрәләр.  Алар инде  бер сыерның башына җиткән була. Бөтен елга буенча кан ага. 

Балыкчылар дрон ярдәмендә крокодиллар өелешкән җирне күзәтә. 

Ишкәкле (гребнистый) крокодил планетада иң зур ерткычлардан санала, аларның озынлыгы 7 метрга, авырлыгы ике тоннага кадәр җитәргә мөмкин.

Австралиядә мондый ишкәкле крокодиллар әледән әле кешеләргә һөҗүм итеп тора, аларның кешеләр утырган көймәгә сикерү очраклары да бар. 

 

 

 

Фото: скриншот видео

Лента.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса