Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

6000 елга беренче тапкыр аткан вулканны тау итәгенә басып күзәткәннәр

Исландиянең ярымутравындагы Фаградальсфьяль тавы янына бик күп туристлар җыелган.

 Гелдингадалур үзәнендә тау ярыкларыннан кып-кызыл булып, күбекләнеп лава аккан. 


Узган җомгада кичке сәгать  20:45 тирә якны калтыратып, җир тетрәтеп вулкан уяна. 


Халыкка еракка китәргә кушсалар да, алар тау итәгенә таба барып,  табигать күренешенә сокланырга ашыккан. 


Хакимият вәкилләре халыкның куркынычсызлыгы өчен борчылып, юлна япса да, яңадан аны ачканнар һәм барлык теләүчеләр куркыныч һәм матур табигать күренеше белән хозурлана алган.
Вулкан атылганда төрле газлар бүленеп чыга. Шуларның берсе – күкерт диоксиды. Тау тирәсендә әлеге газның күләме күп булып, ул кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. 


Ә сез вулкан атканын курыкмый күзәтер идегезме?

 

 

 

Фото: Billionnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса