Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Тәмле бәйге» җиңүчеләре билгеле [+ФОТОЛАР]

"Әлмәт таңнары" сайтында уздырылган «Тәмле бәйге» ахырына да якынлашты.

Анда барлыгы 20 конкурсант көрәште. Һичшиксез, аларның һәммәсе дә җиңүгә лаек. Әмма өч катнашучыбыз аеруча да үҗәт булып чыкты, алар соңгы минутка кадәр тавыш җыюдан туктамады. Нәтиҗәдә, өченче урынга Динара Гыйльфанова лаек булды, без аңа "Сударыня" матурлык салоныннан сертификат бүләк итәбез. Бүләкне Динараның абыйсы Айрат килеп алды. Икенче урынны Эльвина Шәйхразиева яулады. Аңа "Панорама" үзәгендә урнашкан "Фотогравировка" бүлеге кулон бүләк итә, җиңүчебез гравировкасын үзе сайлап алачак..
Ә җинүче булып Айдар Нәбиуллин танылды. Аңа без бүләкнең иң олысын - "Suare" кафесыннан сертификат бүләк итәбез.

Җиңүегез белән сезне! Бәйгене оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен "Suare" кафесына, "Сударыня" матурлык салонына һәм "Фотографировка" бүлегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса