Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бәйге

"Чәчәкләргә тиң гүзәлләр" бәйгесе җиңүчеләре билгеле [+ФОТОЛАР]

"Әлмәт таңнары" сайтында уздырылган "Чәчәкләргә тиң гүзәлләр" бәйгесе ахырына да якынлашты.

Анда барлыгы 50 конкурсант көрәште. Һичшиксез, аларның һәммәсе дә җиңүгә лаек. Әмма өч кызыбыз аеруча да үҗәт булып чыкты, алар соңгы минутка кадәр тавыш җыюдан туктамады. Нәтиҗәдә, өченче урынга Альбина Салихова булды. "Florissimo" чәчәкләр кибете белән без аңа искиткеч матур бүләк әзерләдек.
Икенче урын иясе
Гөлия Нәбиуллинага "Сударыня" матурлык салоныннан сертификат бүләк итәбез.

Ә җиңүне Айгөл Латыпова яулады. Аңа без бүләкнең иң олысын - «Tiesto» кафесыннан сертификат бирәбез. Кызлар, һәрвакыт матур, ягымлы булыгыз! Җиңүегез белән сезне!

Бәйгене оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен «Tiesto» кафесына, "Сударыня" матурлык салонына һәм " Florissimo" чәчкә салонына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса