Безнең сайтта яңа бәйге:"Дөнья яме әнием кулында"
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан almet-rt.ruсайтында яңа бәйге башлана.
Анда катнашу өчен әни белән бала төшкән фотоны, исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотосурәт тарихын язып җибәрсәгез тагын да яхшы була.
Тавыш бирү 2 ноябрьдә башлана һәм 26 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Фотоларны atannary_konkurs@mail.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга http://vk.com/id144598569 "Дөнья яме әнием кулында" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.
Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган фото ияләре җиңүче дип табылачак һәм "Әлмәт таңнары"ның мавыктыргыч бүләген алачак.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
Хөрмәтле бәйгедә катнашучылар! Веб-редакторыбыз авырып китү сәбәпле, бәйгегә нәтиҗәләр чыгаруны кичектерәбез. Җиңүчене дүшәмбе көнне игълан итәчәкбез. аңлавыгыз өчен рәхмәт!
Безнең яраткан әниебез Раилә Шәйдуллина:
Әнием Кашапова Гөлнур Рафаил кызы, Азнакай районы Мәлбагыш авылы:
3 бала әнисе София Хәлиуллина, Әлмэт:
Минем яраткан әнием Гүзәл Мөхәммәдиева, Әлмәт:
Светлана һәм Ксения Малинины, Әлмәт:
Руслан һәм Альбина Хикматуллиннар, Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль авылы:
Ленара һәм Альбина Хикматуллиннар, Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль авылы:
Ләйсән Әхмәтшинә, Минзәлә шәһәре:
Иң кадерле кешебез Эльвира Хәйбрахманова, Сөләй авылы:
Әни Сария Гайнанова, улым Радик Гайнанов, Азнакай районы Түбән Якый авылы:
2016 елның 27 октябрендә өченче улым Радик армиядән кайтты.
Иң кадерле кешебез-әниебез, Халимова Гөлчәчәк Мизхәт кызы, Яңа Кәшер авылы:
Мәрьям Миннегулова, Азнакай районы Мәндәй авылы:
Резеда һәм Азалия Стюхиннар, Әлмәт:
Зилә һәм Булат Сунгатуллинар, Әлмәт:
Наҗия Садыкова, Әлмәт:
Мансур, Заhир һәм Заhит Әлмэт районы, Тайсуган авылы:
Гульсия Сабурова, Җәлил:
Гөлчәчәк Әдгәмовна, Җәлил:
Әниебез Шакирова Әлфия Рәфгать кызы
4 бала әнисе. Азнакай районы, Чубар - Абдул авылы.Улым армия сафларыннан кайткач истәлеккә төшкән фотосурәт.
Айсылу Габдрахманова
Быел улы Айрат армиядән кайтты. Тукай районы, Сәет авылы.
Лилия Зәйдуллина
Безнең гәзиз эниебез биш сабые белән. Азнакай районы Кәкре-Елга авылы
Зәлифә Хисамеева һәм улы Самат. Әлмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа