Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зыян күрүчеләргә ярдәм килә башлады

Хәбәр иткәнебезчә, язгы ташу вакытында су басудан зыян күргән әлмәтлеләргә тарату өчен республика Финанс министрлыгыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты счетына 11 миллион 740 мең сум акча күчте. Займ рәвешендә әлеге акчаларны республика ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков кушуы буенча күчерде.


Республикабыз хөкүмәте, федераль ярдәм килгәнен көтеп ятмыйча, әнә шундый юл белән су басу зонасында калып зыян күргән әлмәтлеләргәярдәм күрсәтергә - әлеге акчаларны бер тапкыр бирелә торган ярдәм буларак таратырга карар кылды. Шәһәр властьлары бу займны республикага 2012 елның 30 декабренә кадәр кайтарып бирергә тиешләр.
Зыян күрүчеләргә «Ак Барс» әанкында лицевой счетлар ачу өчен аның бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Моның өчен үзең белән паспорт алып барырга кирәк. Шунда ук типовой гаризалар тутырырга туры киләчәк. Шәһәрдә «Ак Барс» банкының 10 кассасы эшли. Лицевой счетларның һәркайсына 10 ар мең сум акча күчереләчәк - федераль законнар белән билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган ярдәм күләме әнә шундый. Әлмәт муниципаль районы буенча исемлеккә зыян күргән торак йортларда даими яшәүче һәм теркәлгән 1174 кеше кертелгән.
Беренче кирәк-ярак милекләренә хилафлык килү белән бәйле рәвештә финанс ярдәме күрсәтелүгә килгәндә, бу акчалар федераль ярдәм килеп җиткәннән соң түләнәчәк. Ә компенсация күләме түбәндәгечә: милеккә өлешчә зыян килгәндә - кеше башына 50 мең сум, милек тулысынча яраксыз хәлгә килгәндә - кеше башына 100 мең сум. Әлмәт муниципаль районы буенча бу максатларга каралган сумма 35 миллион сум тәшкил итә. Исемлектә 715 кеше.
Шунысын да исегезгә төшерәбез, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәкъдиме белән халыкның социаль яктан якланмаган төркемнәренә - инвалидларга, ялгыз яшәүче пенсионерларга, ятимнәргә һәм аз керемле гаиләләргә зур ярдәм күрсәтелде. Махсус фондка Әлмәт муниципаль районы Советы, башкарма комитеты, шулай ук шәһәребезнең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакы күчерелде.
Иң беренчеләрдән булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте зур ярдәм күрсәтте. Ул иң нык зыян күргән ун гаиләгә торак сертификатлары тапшырды (һәр сертификат 1 млн. 800 мең сумлык). Шулай ук нефтьчеләр акчаларына 5,6 миллион сумнан артык бәягә Әлмәтнең иске өлешендә язгы ташудан зыян күргән өч юлга асфальт җәелде. Җимерелгән юлларның күпчелек өлеше җирле бюджет средстволарына торгызылды. Бу максатлар өчен 18 миллион сум үзләштерелде. Шулай ук муниципалитет карары белән су басу районында яшәүчеләр өчен ком белән кара туфрак ташу оештырылды (650 дән артык рейс ясалды). Эш әле дә дәвам итә, тагын 150 ләп машина туфрак кирәк. 100 гә якын машина чүп-чар түгелде.
Л.Сәхапова Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250