Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зәй янындагы авариядә зыян күргәннәргә әлмәтлеләр матди ярдәм күрсәтте

Зәй янындагы авариядә зыян күргәннәргә әлмәтлеләр матди ярдәм күрсәтте.

Һәлакәттән соң медсанчастька 6 кеше китерелгән иде. Бүген икесе әле һаман дәвалану курслары уза. Аларның туганнары политехникумга урнаштырылды, туклану оештырылды.

"БИРЛИК" Әзәрбайҗан диаспорасы аларга матди ярдәм күрсәтүне кирәк санады һәм өс киемнәре, кирәкле әйберләр бүләк итте. Оешма җитәкчесе Фикрәт Бакиров һәрвакыттагыча мохтаҗларны сөендерде. Шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина да изге эшкә үз өлешен кертте, шулай ук өс һәм аяк киемнәре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса