Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилеегыз белән!

12 августта "Татмедиа" ААҖ филиалы директоры, "Знамя труда" газетасының баш мөхәррире Сәрия Исхакованың күркәм юбилее. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Хөрмәтле Сәрия Тәлгатовна!

Без Сезнең тормышыгыздагы, хезмәтегездәге һәм башка юнәлешләрдә булган максатчан гамәлләрегез белән горурланабыз, ирешкән биеклекләрегезгә сокланабыз. Эшчәнлекнең барлык баскычларын үткән кеше генә яхшы җитәкче була, коллектив белән бер адымда атлап, бер сулышта яши ала диләр. Сез - әнә шундыйларның берсе. Корректор вазифасыннан баш мөхәррир, филиал директоры дәрәҗәсенә кадәр узу юлында үзегезне бары тик тырыш, грамоталы, зур оештыру сәләтенә ия булган, игътибарлы, ихтирамлы кеше буларак таныттыгыз. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты һәм башка мәртәбәле бүләкләр Сезнең фидакарьлекне, югары һөнәри осталыгыгызны тагын бер кат раслый. Безнең филиал алдынгылар сафында бара, газеталарыбыз үз укучыларын тапкан икән, димәк, Сезнең тоткан кыйблагыз туры. Талантлы җитәкче булуыгыз һәм әйдәп баручыга хас сыйфатларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, эрудиция һәм ихтыяр көчегез әнә шулай һәрвакыт алда барырга мөмкинлек бирә.

Сез әле талантлы журналист, өч телне камил белгән шәхес буларак та күпләргә үрнәк. Җаваплы китаплар язуны ышанып тапшырулары Сезнең ышанычны аклый белүегез хакында сөйли. Әле яңа гына 17 нче китабыгыз - бу юлы шәһәребезнең 60 еллыгына атап язылганы табадан төште.

Аермасын сезне язмыш җиле

Иҗат итеп яшәү көченнән.

Бәхет бит ул канәгатьлек алу

Сайлап алган сөйгән эшеңнән.

Үзгәрмәгез, гомер буе шулай,

Яшь күңелле булып калыгыз.

Ак бәхетләр, зур шатлыклар белән

Үтсен сезнең гомер юлыгыз.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаилә иминлегегез нык булсын! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, иҗтиһат телибез!

"Әлмәт таңнары" газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250