Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар һәм мәктәпләр яңара

Якшәмбе көнне Министрлар Кабинетында республикада торак йортларга, мәгариф учреждениеләрендә алып барылучы капиталь ремонтка, ФАПлар төзелешенә багышланган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы видеоконференция булып узды.

Билгеле булганча, республикада капиталь ремонт 849 күпфатирлы торак йортта алып барыла. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 6 июльгә бу уңайдан 3 миллиард 475 миллион сумлык, ягъни тиеш булганның 80 проценты күләмендә эш башкарылган. 30 муниципаль районда 215 торак йортта капиталь ремонт тәмамланган. Әмма торак инспекциясе белән эшләрне кабул итү турындагы актка 7 райондагы 28 йорт буенча гына куелган. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре исәп-хисап счетына барлык чыганаклардан 2 миллиард 493 миллион сум акча күчерелгән. Бу еллык лимитның 57 проценты дигән сүз.

Әлмәт муниципаль районына килгәндә, бездә 24 торак йортта капиталь ремонт уздырыла. Аларның өчесендә эш тәмамланган. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты хәбәр итүенчә, 22 йортның 18 ендә түбәне, 21 ендә тәрәзә алыштыру, планлаштырылган 23 йортның барысында да электр-монтаж, 18 торак йортның 4 есендә фасадны җылыту эшләре төгәлләнгән. Идарәче компанияләр һәм ТСЖлар исәп-хисап счетларына 131,4 миллион сум акча кергән. Подряд оешмаларына 100,9 миллион сум акча күчерелгән. ЭТИС электрон мәйданчыгында 24 торак йортка web кабинетлар ачылган. Мәгълүм булганча, Әлмәт өстәмә финанслау программасына да кертелде. Бүлеп бирелгән акчага өч торак йортта 10 лифтны алыштыру эшен башкаруга подряд оешмасын сайлау үткәрелгән.

Быел Татарстан буенча 5092 фатирга ике контурлы казаннар урнаштыру планлаштырылган. Әлегә эшләр расланган график буенча алып барыла. 37,9 процент фатирда җиһазлар тулысы белән монтажланган.

Газификация фонды тарафыннан республиканың 110 торак пунктында су белән тәэмин итү буенча 141 объект төзү һәм реконструкцияләү каралган. 44 районда суүткәргеч төзелеше һәм скважина бораулау алып барыла.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә килгәндә, аларның икесендә, шул исәптән Әлмәт районындагы Чупай авылында да монтаж эшләре тәмамланган. Кайбер муниципаль районнар әзерлек эшләренә керешмәгән дә әле. Модульле ФАПларны төзеп, файдалануга тапшыруның соңгы срогы итеп ноябрь ае билгеләнгән.

Республика буенча капиталь ремонт ясалучы мәктәпләр исемлеге икегә арткан һәм ул бүген 164 кә җиткән. 45 районның 6 сында графиктан артта калу күзәтелә. Мәгълүм булганча, исемлектә Әлмәт төбәгеннән өч мәктәп кертелгән. Болар - Урман Кәләе, 2 һәм 7 нче мәктәпләр. Мәгариф идарәсе начальнигы Н.М.Хәйдәрова әлеге мәктәпләрдә капиталь ремонтның графиктан тайпылмыйча алып барылуын хәбәр итте.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250