Җылыту сезонына әзерлек киләсе атнада тәмамланырга тиеш
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт торышына һәм башкаларга багышлап видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Сүз җылыту сезонына әзерлек турында да барды. Президент район башлыклары алдына җылыту сезонына әзерлекне 15 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куйды. Видеоконференциядән соң район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге сораулар буенча служба җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, төзелеш эшләренең һәммәсе дә график буенча бара. Капиталь ремонт балалар поликлиникасында, һөнәри көллияттә, мәктәп-интернатта, 21 нче мәктәптә тәмамланган. Новотроицкидагы балалар бакчасыннан тыш барысында да эш тәмамланган. ЦРБ һәм 3 нче поликлиникада ремонт 51 процентлык башкарылган. Ремонтка аларда 30 ноябрьдә нокта куелырга тиеш. Балалар китапханәсендә һәм Елховой мәктәбендә ремонтны тәмамлау срогы итеп 30 сентябрь билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа