Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәм булачак

Пәнҗешәмбе көнне Әлмәткә Татарстан Республикасы вице-премьеры Р.Ф.Муратов килде. Ул Иске Әлмәтнең су баскан урамнарын карады, зыян күрүчеләр белән очрашты.

Су баскан йортлар, каралты-куралар хуҗалары ТР Премьер-министрының беренче урынбасарына иң беренче чиратта хөкүмәтнең ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте. Быелгы яз аларга, чынлап та, зур кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килде. Йорт җиһазлары, каралты-куралар, төзелеш материаллары, базлардагы бәрәңгеләр, саклауга куелган азык-төлек һәм башкалар су астында калды. Бер пенсионер җәйгелеккә кайнатмалар ясарга дип алып куйган өч капчык шикәр комының хәзер агым суларын "балландыруын" ачынып әйтте. Равил Фатыйхович ярдәм буласын хәбәр итте. Әлбәттә, хуҗалыкка күпме зыян килгәнен ачыклау өчен ул башта комиссия тарафыннан тикшереләчәк. Комиссия составына бәя бирүчеләр, төзелеш белгечләре, смета ясаучылар да кертелгән. Төзелгән 15 ләп комиссия әгъзалары хуҗалыктагы барлык корылмаларны да караячак. Алар йорттан су китү белән эшкә керешәчәк. Компенсация комиссия нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк.

Кешеләр мондый хәлнең 1979 елда күзәтелүен әйтеп, киләсе елларда су басулар булмасын өчен чаралар күрелсен иде дигән теләкләрен дә җиткерергә ашыкты. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.А.Богданчиков янәшәдәге әйләнеп узу юлына быел ук зур диаметрлы торбалар салыначагын хәбәр итте. Комсомол һәм Аграрная урамнары юлларын ремонтлау да планлаштырыла. Кешеләр район җитәкчелегенә, гадәттән тыш хәлләр идарәсенә рәхмәтләрен дә җиткерде. Зыян күрүчеләргә райпо кафесында өч тапкыр кайнар туклану оештырылган. Урсалада вакытлыча урнаштырылган мал-туарга ветеринария табиблары да күзәтчелек итә. Кеше малына кул сузулар булмасын өчен һәр урамда өчәр кешедән торган патрульлек итү оештырылган. МЧС хезмәткәрләре һаман да тәүлекара дежур торуларын дәвам итә. Мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Кешеләр белән аралашканнан соң Р.Ф.Муратов башкарма комитетта киңәшмә уздырды. Ул җитәкчелекнең килеп туган ситуациядә электр энергиясен, газны өзеп, башка чаралар күреп дөрес эш итүен билгеләп үтте һәм хәзер табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен тизрәк бетерү өстендә эшләргә кирәклегенә күрсәтте. "Әлмәтгаз" ЭПУ һәм Әлмәт электр челтәрләре җитәкчеләре газ һәм утны тоташтырырга әзер булуларын, ситуациянең контроль астында тотылуын белдерде. Йортлардан су китү белән алар тикшерелеп, ут һәм газга тоташтырылачак. Инде бу эш башланган. Су баскан урамнар суүткәргечләр өзелмәгән. Шуңа күрә су анализы да алыначак. Кыскасы, тормыш үз җаена кайтсын өчен барлык мөмкинлекләр дә файдаланыла.

Штабтан бүген 9.37 сәгатьтә алган мәгълүматларга караганда, су төнлә 67 сантиметрга кимегән. Сәгатенә 2-3 сантиметр тирәнлектә су кими бара дип аңлаттылар безгә. Кичә кич белән РТС микрорайонында 67 йорт газ һәм электр энергиясенә тоташтырылган инде. Бүген газчылар Иске Әлмәттә эшлиләр.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250