Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ямаши һәм Кузай авылларында капиталь ремонттан соң амбулаторияләр ачылды

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да күркәм үзгәрешләр булып тора.

Узган пәнҗешәмбе көнне генә дә Ямаши һәм Кузай амбулаторияләрендә капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан тантаналар булып узды.

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Өлкәннәр әйтмешли, майламасаң, карап тормасаң да машина да йөрми. Сәламәтлек тә үзе турында кайгыртуны сорый. Шөкер, соңгы елларда райондагы медицина учреждениеләренә дә игътибар артты. Фельдшер-акушерлык, амбулатория участокларына капиталь ремонт ясау, яңалары төзелү шул хакта сөйли.

Ямаши авылы шәһәрдән читтә урнашкан, 1 сәгатькә якын юл. Шуңа күрә авылдагы табиблык амбулаториясе - авырып киткәндә һәркемнең төп ышанычы, таянычы. Авылда 1979 елга кадәр участок шифаханәсе булган. Аннан соң ул амбулатория итеп үзгәртелгән. Бүгенге бина 1980 елда төзелгән. Ямашилылардан тыш ул районнан читтә яшәгән тагын алты торак пункт кешеләренә медицина ярдәме күрсәтә. Аңа Борискино, Шөгерчә, Новотроицк авылларындагы ФАПлар да беркетелгән.

- Ремонт бик кирәк иде, - диде Ямаши амбулаториясе мөдире Нурия Усманова. Сүз уңаенда, Казанда медицина университетын тәмамлап, башкалада ике ел хезмәт куйганнан соң ул авылга узган ел "Земский доктор" федераль программасы буенча эшкә килгән. - Хәзер безгә, хезмәткәрләргә генә түгел, мөрәҗәгать итүчеләр өчен дә шартлар уңай, бүлмәләр, якты, заманча. Чынлап та, зур бәйрәм бүген. Мондый программалар булуга без бик шат.

Амбулаториядә суүткәргечләр, электрүткәргечләр, ишекләр алыштырылган, сантехника да инвалидларга уңайлы итеп үзгәртелгән, стеналар, ишекләр буялган, кафель, линолеум җәелгән, каравыл-янгын сигнализациясе урнаштырылган һәм башкалар. Подряд оешмасы "Капитал-строй" һәм түбәне ремонтлаган "Стройкомплектация" җәмгыятьләренең эшкә намуслы караулары күренеп тора.

Авыл халкының һәм район җитәкчелегенең "Ямашнефть" идарәсенә, өлеш керткән һәркемгә рәхмәте зур. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан бүлеп биргән 2 миллион сумга "Ямашнефть" идарәсе дә 160 мең сум өстәгән һәм әлеге акчага түбә төзекләндерелгән. Ил төкерсә, күл була, диләр. Авылның эшмәкәрләре дә читтә калмаган. Мисал өчен, Александр Тимофеев территорияне әйләндереп алу өчен койма ясаган.

Ямашилыларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәтнең республикадагы барлык программаларда да актив катнашуын билгеләп үтте, "Татнефть" компаниясенең дә кешеләрнең сәламәтлекләре турында кайгыртуын, биналарны ремонтлаудан тыш, медицина җиһазлары алуда да зур ярдәмен ассызыклады.

Авыл өлкәннәре форсаттан файдаланып, рәхмәт белән бергә гозерләрен дә җиткерергә ашыкты.

- Амбулаториябезнең яңаруына барыбыз да шатланабыз. Кабинетлар, стеналар искиткеч. Бездә дә хәзер шәһәрдәге кебек, - диде Валентина Сотникова. - Кардиолог кирәк безгә. Кварталга бер генә булса да авылга килеп тикшерсә, яхшы булыр иде. Стоматологка да ихтыяҗ зур.

- Чишелә торган сорау бу, - дип җавап бирде аңа район башлыгы.

Кузай участок шифаханәсе янында да байтак халык җыелган иде. "Ниһаять, безгә дә үзгәреш җилләре килеп җитте" , - дип сөенә алар. Әлеге шифаханә 15 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Табиблар һәр атнаны авылларга чыгалар. Хезмәт күрсәтүдәге 3000 гә якын кешенең 580 е балалар. Кузай шифаханәсе бай тарихлы. Аның хакында тарихи чыганакларда 1864 елда ук искә алына. Бу чорда Кузай шифаханәсе Акташ, Троицк, Ерсубай волостьларына хезмәт күрсәткән. 1974 елда сафка бастырылган 75 койкага исәпләнгән 2 катлы типовой бинаның тулаем мәйданы 1400 квадрат метр. Стационар икенче катта урнашкан, ә беренче кат амбулатория ролен үти. Капиталь ремонт барышында амбулатория бүлмәләре башкача үзгәртелгән. Шулай ук суүткәргеч, канализация, җылылык системалары, электрүткәргечләр алыштырылган һәм башка эшләр башкарылган. Республика бюджеты Кузай шифаханәсенә 5 миллион сум акча җибәргән. Биредә ремонтны "9 нчы төзү монтаж идарәсе" җәмгыяте ясаган.

Амбулаториядә 3 табиб, 12 шәфкать туташы һәм башкалар хезмәт куя. Авыл халкы аларны мактады, югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүләрен әйтте. Араларында күптәннән эшләүчеләр дә байтак. Мисал өчен, шифаханәнең баш табибы Петр Назаров, табибә Миләүшә Гыйрфановаларның Кузайдагы эш стажлары өч дистә елдан артык.

Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте, Кузай шифаханәсендә даруханә дә урнашкан. Ул ташламалы шартларда дарулар да җибәрә. Авылда 47 кеше федераль һәм 37 кеше төбәк ташламасына ия икән. Кирәкле даруларга заявканы Интернет аша да бирергә була. Шәһәрдәге үзәк даруханә барлык ФАПларга да аларны үзе китереп бирә.

- Ташламалы дарулар авыру кешеләргә каралган. Автобуска утырып Әлмәткә даруга йөрүләре бик авыр. Мондый даруханәнең үзебездә генә булуының өстенлеген, кулайлыгын аңлый торгансыздыр. Шәһәргә барасы юк. Мин үзем инсулин, протафан, кан басымыннан дарулар алам. Уңайлыклар тудырганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк, - диде авылда яшәүче Гөлсинә Гафиятуллина.

Әлмәт районы буенча быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән Бута, Яшьләр бистәсе, Нагорное, Ерсубайкино, Новоникольск, Чуваш Сәрәне, Тихоновка авылларындагы ФАПларда һәм менә аларга өстәп Ямаши, Кузайкино медицина учреждениеләрендә эшләр тәмамланды. Киләчәктә дә ремонт аңа итыяҗ булган һәммәсенә дә килеп җитәр, иншалла. Программалар гына эшләсен.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Галина Андревкина, Ямаши авылы даруханәсе мөдире:

- Шатлык хисләрен аңлатып бетерә торган түгел. Ремонт шулкадәр матур, зәвыклы итеп ясалган. Тормыш булгач, медицина ярдәменнән башка да булмый, еш мөрәҗәгать итәбез, хәзер безне якты кабинетлар каршы ала. Табибларыбыз да бик әйбәт. Нурия Усманова яшь булса да бик оста, беркемне дә аермый, җиренә җиткереп тикшерә. Башка хезмәткәрләр дә тел-теш тидергесез. Без аның биредә бөтенләйгә төпләнеп калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250