Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа мәктәп төзеләчәк

"Татнефть" ААҖ 2012-2013 елларда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына өстәмә түләүләре исәбенә Әлмәттә яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзелешен финанслаячак.

Әлеге объектны төзү турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов белән 28 февральдә булып узган очрашуы барышында кабул ителде.
1224 укучыга исәпләнгән белем йорты "Татнефть", кече нефть компанияләре, нефть-сервис предприятиеләре, идарәче компанияләр хезмәткәрләре гаиләләре өчен ипотека кредиты программасы буенча төзелгән йортлардан торучы "Яшьлек" микрорайонында урнашачак. Өч катлы бинаны каркас-монолит вариантта, заманча төзелеш материаллары һәм оригиналь дизайн чишелешләре кулланып җиткерү планлаштырыла.
Яңа гомуми белем бирү йортының эчке архитектурасы уку-укыту эшчәнлеген, кече төркемнәрдә шөгыльләрне, балалар белән эшләүнең күптөрле формаларын нәтиҗәле оештыру мөмкинлеге бирәчәк. Мәктәптә укучыларның һәрьяклы үсешен, иминлеген тәэмин итү һәм аларны савыктыру өчен бөтен заманча шартлар да тудырылачак. 16 079 квадрат метр мәйданда 51 уку классы, хореографик, актлар һәм спорт заллары, ике бассейн, туклану залы булган ашханә, медицина блогы, ачык һавада шөгыльләнү өчен табигый яктыртулы, ягъни өсте пыяладан эшләнгән мәйданчыклар, шулай ук башка укыту-тәрбия инфраструктурасы объектлары булачак.
Объектның якынча бәясе, технологик җиһазлар һәм инженерлык челтәрләреннән башка, 550 млн. сум тәшкил итәчәк. 2012 елда "Татнефть"нең ТР Президенты каршындагы ГЖФга өстәмә чигерүләре 302,5 млн. сум булачак, калган кирәкле сумма 2013 елда күчереләчәк. Мәктәпне 2013 елның августында эксплуатациягә кертү планлаштырыла.
Объектның заказчысы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, башкаручы заказчысы - "Әлмәтнефть" идарәсе. Генераль проектлаучы ролендә "Татинвестгражданпроект" ГУП чыгыш ясый. Генераль подрядчы - "Арслан" ҖЧҖ.

Бу атнада әлеге уку йортының фундаментына таш салу тантанасы булды. Анда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250