Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Велосипедта Кырымга сәяхәт кылган Радель ӘТ журналистына күңелен бушатты

27 яшьлек әлмәтленең велосипедта ял итәргә Кырымга чыгып китүе хакында хәбәр иткән идек. Радель Бакиров шушы көннәрдә велосәяхәттән исән-имин кайтып җитте. Шул уңайдан 1500 чакрым юлны велосипедта уза алган батыр сәяхәтче белән янә күрешеп сөйләштек.

Әлеге яңалыкны ишетүчеләр Радельнең социаль челтәрендә маҗараларга бай үзгә сәяхәтен күзәтеп барды. Беренче көннәрдә үк таулы урыннар күп булу сәбәпле бик авырлык белән генә баруын белдерде ул. Аннан Саратовтагы көтелмәгән аянычлы хәл - Радель авариягә эләгеп бармагын сындырды.

- Мин шуннан соң да үз уемнан кире кайтмадым. Берәү булса, кире борылыр иде. Юл кырыеннан машиналар белән бергә шәһәр эчендә хәрәкәт иткәндә ишегалдыннан көтелмәгәндә машина килеп чыкты. Мин тормозга басарга җитешмәдем. Әлеге фаҗигадән соң олы йөрәкле кешеләр барлыгына янә инандым. Саратовтагы велосипедлар остаханәсендәге егетләр миңа зур ярдәм күрсәтте. Велосипедны да төзәтеп соңыннан поездга салып җибәрделәр, - ди Радель.

Сәяхәтен дәвам итәр өчен ул хастаханәгә ятудан баш тарта. Саратовтан Волгоградка, аннан Анапага поездда барырга туры килә. Хәле яхшырып, гипсны салдыргач, аның артыннан килеп җиткән велосипедына утырып, янә сәяхәтен дәвам итә. Шулай итеп уйламаган шәһәрләрне дә күрү, аларда ял итү мөмкинлеге дә насыйп була аңа.

Сәяхәттән ул күп кичерешләр белән кайткан. Табигать турында бер сүз белән генә могҗиза дисә, ә менә юллар төзеклегеннән Радельнең күңеле кайткан. Элек кеше сөйләгәннәргә хәзер үзе ышанган, кыскасы.

- Татарстаннан чыккач, юллар бик начар торышта, безнең республика бигрәк бай яши икән. Кырым юлларын әле генә ясый башлаганнар. Юлда төрле шоферлар очрый. Кемнәрдер сине ерактан ук әйләнеп узса, кайберәүләр махсус терәлеп китәләр. Тулаем алганда мин сәяхәттән канәгать кайттым. Әле бер көнгә алданрак килеп, Кырымда яр буенда да кунарга туры килде, - ди әлмәтле.

Кырымда санаторийда гына су коенып ятмый ул. Севастополь, Ялта, Симферополь шәһәрләрен күрә. Кырым яр буйларының искиткеч чисталыгы аны таң калдыра. Дуслары да бермә-бер арта.

- Автостоп белән баручылар күп икән. Минем кебек кыргый сәяхәт итүчеләр дә шактый. Гаиләмне сагынып кайттым. Якын арада мондый зур юлларга чыгып китәчәкмен дип әйтә алмыйм, күз күрер. Алай да улым Ринас белән кечкенә генә велосәяхәтләр кылырга уйлыйм. Велосипед ни дисәң дә хәрәкәтне аңлата. Ә хәрәкәт - ул тормыш дигән сүз.

Филүзә Хәмидуллина

Велосипедта сәяхәт кылучыларга Радельдан киңәшләр:

· Багажны азрак алырга, маршрутны алдан уйларга

· Ялгызың чыкмаска, кимендә өч кеше булса яхшы

· Юлда булганда һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булырга. Россиядә велосәяхәтчеләргә алай ук уңай караш формалашмаган әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса