Универсиада уты Әлмәткә килә
Универсиада символы, йөзләрчә мең чакрым ара үтеп, җир шарының биш континентында, дөньяның күп кенә шәһәрләрендә булганнан соң, 21 июньдә кичен Әлмәткә килеп җитәчәк.
Утны Лениногорск районыннан алып, калабызда Ленин урамы буйлап Әлмәт дәүләт нефть институтына кадәр күтәреп барачаклар. Нәкъ менә шунда тантаналы чараның төп өлеше узачак - гомумшәһәр факелын кабызачаклар. Аннары делегация «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга күчә. Анда яшьләр өчен концерт программасы булыр дип көтелә.
Колонналар үтү вакытында Ленин урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Җәмәгать транспортының маршруты үзгәрешсез кала, тик шулай да аларның үзвакытында йөрмәве, ягъни графиктан артта калулар булуы да ихтимал.
Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең якынча 40 процентын Казанга Универсиадага юллаячаклар - 6-31 июль көннәрендә алар башкалабыз сагында торачак. Беренче төркем китте инде. Массачыл чаралар булган чорда контрольне тагын да көчәйтү таләп ителә, шунлыктан 21 июньдә биредә калган полицейскийлар хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчереләчәк, кирәк булганда чираттагы ялдагыларның да эшкә чакырылуы ихтимал. Аларга ярдәм йөзеннән шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре, ирекле дружина әгъзалары һәм «Форпост»тан студентлар да хокук тәртибен сакларга чыгачак.21
www.interfax-russia.ru хәбәр итүенә караганда, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты эстафетасы 2012 елның 12 июлендә Франциядә старт алган. Утны кабызу тантанасы 1923 елда тарихта беренче Бөтендөнья студентлар уеннары үткәрелгән Парижның Сорбонна университетында узган. 15 июль көнне француз университеты студентлары утны «Седов» җилкәнле судносы курсантлар командасына тапшырганнар. Ул, утлы транспорт колбасы белән 45 мең диңгез миле ара үтеп, Европа, Африка, Америка һәм Азия портларында булган. Россиядә исә Универсиада-2013 утын күчерү эстафетасы 2013 елның 25 гыйнварында Владивостокта старт алган. Ләкин Бөтендөнья студентлар уеннары символын Владивостокка су буйлап түгел, ә һава юллары аша китергәннәр. Һава торышы утның юлына үзгәртүләр кертергә мәҗбүр иткән. Көчле дулкыннар аркасында «Седов» капитаны курсны үзгәртеп, Көньяк Кореяның Пусан портына керергә мәҗбүр булган. Графиктан калышмас өчен Россиягә утлы контейнерны самолет белән китереп җиткергәннәр.
Әлмәтлеләр өчен Универсиада утының бирегә килүе шактый әһәмиятле, истә калырлык вакыйга. Ул гомергә бер генә тапкыр була, шуңа да аны лаеклы төстә каршы алырга кирәк.
Наталья Андреева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа