Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төбәктә эпидемиологик хәл катлаулы

Әлмәттә 71 яшьлек ханым югары температура һәм бизгәк тоткандагы кебек калтырануга зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә.

Ул малярия ихтималы диагнозы белән үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегенә озатыла. Кан анализлары Казанга җибәрелгән. Төгәл диагнозны анализ нәтиҗәләре ачыклаячак. Бу хакта башкарма комитет бинасында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина белдергәнчә, бу факттан соң, өлкән яшьтәге ханым мөрәҗәгать иткән 3 нче поликлиникадан 3 км радиуста черки булырга мөмкин урыннар дезинсекция узачак. Районда җәмгысе 40 лап сулык исәпләнә. Шуларның 7 се шәһәрдә. 26 майдан алып алар 3 тапкыр эшкәртелгән булган. Ирина Хәйруллина сүзләренчә, черкиләр сулыкларның бөтен мәйданында да булмый. Ярын куе үлән баскан һәм сай булганга су тиз җылына торган урыннарга "оялый" озынборыннар.
Соңгы тапкыр Әлмәттә малярия 2010 елда теркәлә. Декабрь аенда ул Гоада ял итеп кайтучыда табыла. Башта чит илдә ял итүен яшереп маташса да, авыру сәбәпләрен ачыклау зарурлыгы ир-атны серен ачарга этәрә. Кичекмәстән билгеләнгән дәва аның тиз арада савыгуына сәбәпче була. Малярия вакытында температура күтәрелә, тәнне калтырата һәм аның белән озак еллар дәвамында авырырга мөмкин.
Илдә дә, төбәктә дә эпидемиологик хәл катлаулы. Шәхси гигиена һәм вакцинация - яман инфекцияләрдән саклануның төп чарасы, ди табиблар. Аннан соң халык телендә дә "Аллаһ сакланганны саклармын дигән" дигән гыйбарә йөри.
Быел җәй ЭВ-71 тибындагы энтеровирус инфекция рәсәйлеләрне хафага салды. Соңгы 5 елда көньяк-көнчыгыш Азия өчен актуаль булган хаста Рәсәй территориясенә дә үтеп керде. Ростов-Дон, Түбән Новгород, Витебск өлкәләрендә күзәтелде ул. Узган атнада Кырымнан ялдан кайткан бер Әлмәт укучысы да югары температура һәм ангина белән табиблар күзәтүенә алынды. Энтеровирус ихтималын күздә тотып, табиблар баланың анализларын Казанга юллаган.
Белгечләр әйтүенчә, инфекция көнкүрештә аралашу, төкерек һәм ризык белән эләгергә мөмкин. Организмга эләккәннән соң авыру үзен 2-10 көн үткәч сиздерә. Нигездә аңа балалар тиз бирешүчән. Авыру кинәт тән температурасы күтәрелү белән башлана. Югары температура 3-5 көн торырга мөмкин. Хәл китә, йокы баса, муен һәм ияк астындагы лимфа бизләре үсә. Сероз менингиты, герпеслы ангина, аяк-кулларда экзантема (тире ялкынсынуы), ларингофарингит кебек авырулар баш калкыта. "Бүгенге көндә Әлмәт инфекция бүлегендә бактериаль менингит табылган 4 айлык бала дәвалана. Бу очрак энтеровирус белән бәйле түгел", - ди табиб-инфекционист Лилия Миңнекәева.
2010 елга илдә кызамык юкка чыгарылачак дип торганда, киресенчә, күтәрелеш башланган. Республикада мисал өчен, тәнендә чыганагы билгесез таплар барлыкка килгәннәрдән 72 проба тикшерүгә җибәрелгән. Шуларның 12 сендә кызамык булуы ачыкланган. Авыручыларның 6 сына прививка ясалмаган булган. Әлмәт белгечләре алган сүл пробаларында исә авыру табылмаган. Ләкин участок табиблары РКБда кызамык эләктерүче белән элемтәдә булган бер әлмәтлене һәм аның гаиләсен (7 кеше) күзәтүгә алган.
Сальмонеллез белән дә хәл кискен. Бу куркыныч хаста да 2006 елдан күтәрелеш кичерә. 45 муниципаль районның 10 ысында эпидемиологик хәл катлаулы санала. Шуларның берсе - Әлмәт районы. 2010 ел белән чагыштырганда авыручылар саны 30 процентка арткан. 2012 елда 120 кеше (егерме бере 13 яшькәчә балалар) авырган. Быел исә 28 кеше әлеге куркыныч инфекцияне эләктергән. Шуларның 11е балалар.
- Эчәк инфекцияләре белән килүчеләрдән авыруга китергән ихтимал сәбәпләрне белешәбез, яраксыз нәрсә ашамадык, дип ышаныч белән әйтәләр. Тәфсиллерәк тикшерә башлагач, мисал өчен, ит өчен дә, ипи кисүгә дә бер үк такта, бер үк пычак кулланылганы билгеле була, - ди табиблар.
Бүген исә үзәк район шифаханәсенең инфекция бүлегендә 42 кеше дәвалана. Аларның 30ы өлкәннәр. Нигездә ангина, ОРВИ белән эләккәннәр. 13 яшьлек малай "тычкан чире"ннән дәвалана. Ә бер балада скарлатина. Калганнары эчәк инфекцияләре белән ята.
Инфекцион авыруларны кисәтү - дәвалау кебек үк әһәмиятле һәм җаваплы чара. Гади генә шәхси гигиена таләпләрен үтәү дә кешене куркыныч авырудан саклап кала ала. Яшелчә, җиләк-җимешне дә, файдага булсын дисәң, яхшылап юып, кайнар су белән йөгертергә киңәш итә табиблар. Алар сүзләренчә, соңгы вакытта вакцина ясау юлы белән кисәтелә торган кайбер инфекцияләрнең чигенүе күзәтелә. Дифтерия, кызамык, коклюш, туберкулез кебек авыруларның артуы исә нәкъ менә прививкалардан нигезсез баш тарту белән бәйле.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250