Татарстандагы уку йортларында 5 мең полиция хезмәткәре саклаячак
Балаларга карата көч куллану очракларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар яңа уку елында да дәвам итәчәк.
15 августтан алып 15 сентябрьгә кадәр юлларда "Игътибар - балалар!" профилактика чарасы уза. Беренче сентябрьгә кадәр мәктәп яннарында сузылырга тиешле 81 җәяүле юлының тагын 31ен үткәрәрсе бар. Уку елының беренче аенда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре укучылар, ата-ана һәм мәктәп коллективлары белән очрашып, әңгәмә алып барачак. 2 сентябрьдән башлап, республиканың барлык мәктәп, һөнәри училище, техникумнарында 5 меәләп полиция хезмәткәре саклаячак.
"Ватаным Таратстан"
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа