Реклама
Узган җомга көнне "Татнефть" ААҖ медсанчастенда Татарстанда беренче тапкыр буларак аорта клапанын эндоваскуляр протезлау һәм аортаның торако-абдоминаль бүлеген эндопротезлау буенча югары технологияле операция ясалды.
Операция кысаларында Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Россия кардиология фәнни-производство комплексының (РКНПК) кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкчелегендә РКНПКның югары квалификацияле белгечләре төркеме тарафыннан мастер-класс уздырылды. Шуны да билгеләп үтәсе килә, операция барышын видео аша һәркем күрә алды. Чираттагы мастер-класс йөрәккә катлаулы операцияләрне Әлмәттә тә ясарга мөмкин булуын тагын бер кат раслады.
Мастер-класстан соң төбәк һәм җирле матбугат чаралары журналистлары белән матбугат конференциясе оештырылды. Ренат Акчурин сөйләшүне башлап, медсанчасть һәм Әлмәт шәһәре белән элемтәсенең күптәннән булуын искәртте. Ул соңгы елларда заман таләпләрен тормышка ашыру: операция травмаларын киметү, пациентларның тиз савыгуы өчен шартлар тудыру белән шөгыльләнүләрен һәм болар белән беррәттән социаль бурычның - моннан ун ел элек үлемгә дучар ителгәннәргә заманча медицина шартларында ярдәм күрсәтү килеп басуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә элек операция ясау файдасыз булган авыруларга да ярдәм итү мөмкинлеге туды.
- Бүген өч операция ясадык. Бу Татарстанда мондый төрдәге беренче операция булды. Авыруларга ачык операциясез генә заманча аорта клапаны протезлары куелды. Операция ясалган 76 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат инде уяндылар, сөйләшәләр. Ике көннән аларны палатага күчерергә, ә бер атнадан өйләренә җибәрергә була, - диде Ренат Акчурин. Өченче авыруга катнаш операция ясалган. Монда, Ренат Сөләйманович билгеләп үткәнчә, рентгенолог та, кардиолог та, хирург та бер үк вакытта эшләгән. Ике-өч ел элек кисүләрне зуррак ясарга, наркозны да күбрәк бирергә туры килсә, хәзер " бер урында аз гына, икенче урында аз гына итеп" операция үткәрелә.
- Бу иң заманча ысул дип атала. Әлеге төбәктә медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры заказчы булган медсанчасть һәм "Татнефть" компаниясе горурлана ала: сез бу өлеш буенча Татарстанда алда барасыз, - дип искәртте Ренат Акчурин үзенең чыгышында.
Сорауларга җавап биреп, ул мондый операцияләрнең елына 80-100 мәртәбә генә ясалуын, хәзер кешеләрнең шушындый ысул барлыгын белүләрен, шуңа күрә аның артачагын әйтте. "Бу Татарстан өчен киләчәккә яхшы адым. Мондый ысулларга теләктәшлек белдерү ул бик заманча", - дип өстәп куйды.
- Кешенең тормышы күпме тора? Әлбәттә, бәясез. Кеше гомере - ул иң мөһиме, - операция бәясе һәм аның өчен кем түләү белән кызыксынуга әнә шундый җавап яңгырады. - Без санап карадык: аорта клапанына гадәти яхшы протез 4 тән 5 мең еврога кадәр тора. Бүген без куйган протез биш-алты тапкырга кыйммәтрәк. Әгәр җәмгыять гади пациентка шундый акча түгә икән, димәк, бу дөрес җәмгыять. Нинди пациент 30 мең евро түли алсын. Моңа компания, дәүләт түли. Без кардиоүзәктә бик күп операция ясадык, хәйрия кичәләре оештырдык, ярдәм сораган чаклар булды. Чөнки авырулар бик күп. Операция ясаганнар нигездә өлкән яшьтәге авыру кешеләр. Клапан куелганның икенче көннендә аларның канатланып йөрүен күрүне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Бу нык алга китеш.
Әлмәт хирурглары турындагы фикере белән кызыксынуга карата Ренат Акчурин медицинада периферия булмавын, биредә эшләүчеләрнең Татарстан горурлыгы булуын, республикада йөрәккә Россиягә караганда да күбрәк опреация ясауларын әйтте, коллективны профессионаллар дип атады.
Матбугат конференциясендә "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә катнашты. Журналистлар аңа мондый операцияләр компаниягә нигә кирәк дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
- "Татнефть" медсанчасть һәм медицина үсешенә күп акча сала. Әлбәттә, әлеге менә дигән бинада, заманча җиһазларда эшләүче табиблар булмаса, ярдәм күренмәс иде. Ренат Сөләймановичка компания һәм көньяк-көнчыгыш төбәктә яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт. Бүген аның беренче генә мастер-классы түгел. Аның безнең белгечләргә ярдәме аркасында авырулар икенче тормыш алды. Без кешеләр уңайлы яшәсен өчен барысын да эшлибез. Безгә сәламәт эшгчеләр, сәламәт балалар, сәламәт ветераннар кирәк. Бүген республикада медицина ярдәме буенча программа эшли. Аның нигезендә медсанчастька бюдждет операцияләренә квота бүленә һәм аның күләме ел саен арта бара. Бу зур ярдәм, - дип җавап бирде Рөстәм Нәбиуллович.
Ренат Акчурин калабызда мондый мастер-класслар уздыруның финанска бәйле булуын, теләкләре булганнар белән белемнәрен теләп уртаклашуларын әйтте, әлеге операцияләрне ясарга мөмкин булган урыннарны финансларга кирәклеген, "Татнефть"нең бу җәһәттән кешеләр турында кайгырта торган компания булуын ассызыклады.
Медсанчастьнең баш табибы Мөнир Закирҗанов "Татнефть" ярдәмендә клиниканың медицинада зур адым ясавын әйтеп, кардиохирургия буенча беренче операциянең Әлмәттә 2008 елның 17 декабрьдә ясалуын искә төшерде. Аны да Ренат Акчурин үткәргән иде. Хәзерге вакытта медсанчастьнең йөрәк-кан тамырлары хирурглары тарафыннан йөрәккә 602 операция ясалган, 5016 коронарография, 1457 коронар артериягә стентирование уздырылган һәм башкалар.
Азактан ИБС ФГУ "РКНПК Росздрав"ның хирургия дәвалануы бүлегенең әйдәп баручы белгече Тимур Имаев аорта клапанына протезның ничек куелуын күрсәтте. Кыскасы, Әлмәттә тагын бер катлаулы операция ясау үзләштерелде. Бу калабызның нефтьчеләр башкаласы гына түгел, медицина үзәгенә әверелүен дә раслый.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы