Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Әлмәткә килде [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә - нефтьчеләр башкаласында Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантана булып узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Тантанада Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент консультанты Ренат Мөслимов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясадылар. Чыгышлардан аңлашылганча, бүген республикада 33 кече нефть компаниясе (МНК) эшли. Алар ел саен 7 миллион тонна кара алтын чыгаралар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, МНК ел саен республиканың барлык дәрәҗәдәге бюджетына 70 миллиард сум акча күчерә. Әлеге компанияләрдә 8 меңнән артык эш урыны булдырылган.
- Алар үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, әмма әле потенциаллары ахырына кадәр ачылмады әле, - диде Президент.
Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә кече нефть компанияләре төзелгәндә һәм хәзер дә "Татнефть" ААҖнең ярдәмен ассызыклады.
Татарстан Президенты фидакарьләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса