Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды

Бүген Казанда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды.

Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Билгеле булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллиннан башка, мөфти вазыйфасына тагын ике кеше дәгъва итте. Кандидатлар арасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗанов, Бөтенроссия мөфтиятенең Голәмәләр советы җитәкчесе, танылган дин белгече Фәрит хәзрәт Хәйдәров (Сәлмән) дә бар иде. Аларның һәркайсы корылтайда үз программасын тәкъдим итте.
К.Сәмигуллинга 28 яшь. Ул 1985 елның 22 мартында Мари Эль Республикасы Звенигово районының Красногорск бистәсендә туган.
2003 елда Төньяк-Кавказ ислам университетында белем алган. 2004-2007 елларда Истанбулда мәдрәсәдә укыган. Быел РИУның ислам фәннәре факультетын тәмамлый.
Ул, мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгәнче, 2008 елдан бирле Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә имам-хатыйб булып торды. 2011-2012 елларда мөфтиятнең нәшрият бүлеген җитәкли. 2013 елдан - мөфтинең фәнни эш буенча урынбасары. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы, Голәмәләр советы әгъзасы, ТР Баш казые киңәшчесе, Татарстан мөфтиятенең Экспертлар советы җитәкчесе. 2013 елның 6 мартыннан Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкарды.
Гарәп һәм төрек телләрен камил белә. Өйләнгән, 3 баласы бар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250